“Кабатланмас моңнар”ны яшь һәм урта буын җырчылары да бизәячәк. Шулай ук “Риваять” этно-төркеме, балалар филармониясе, музыка коралларында уйнаучы затлы музыкантларның да катнашуы көтелә. Чыннан да, концерт шактый саллы күренә. Тамашачыларга һәрбер җырчы заманында җырлап танылган популяр җыры белән сәхнәгә чыгачак. Оештыручылар әйтүенчә, концерт берничә өлештән торачак.
Һәрбер чорның үз җыры. Анда 1980-1990, 1990-2000 еллардагы җырларны тыңларга мөмкин булачак. Ретро концерт форматын үз эченә алса да, “Тәртип”леләр концертның бик тә үзенчәлекле булачагын билгеләп үттеләр.
– Кабатланмас татар моңы дигән төшенчә бүгенге көндә юкка чыгып бара. Бу бик аяныч әйбер. Татар халкын татар итеп тоткан әйберләрнең нигезендә аның теле, аның моңы һәм сәнгате ята. “Кабатланмас моңнар” концертында берничә буын җырчылары бар. Әмма аларның радиодан мин тавышларын ишетүгә кем җырлаганын таныйм. Башка радиолардан кем җырлаганын аңлап та бетермим. Алар бөтенесе бер ритмда җырлый. Шул күренешләргә каршы көрәш киртәсе куя торган бер концерт булачак бу. Монда һәр җырчының моңы бар. Һәрберсенең халык күңеленә кергән үз җыры бар, – дип сөйли Татарстанның халык артисты, Татарстан фольклор музыка ансамбленең сәнгать җитәкче, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов.
Комментарийлар