16+

Казан бәдрәфләре...

Быел, яз җитүгә, узган еллардагыдан аермалы буларак, башкалада бер үзгәреш бар - зурдан кубып, бушлай кулланыла торган җәмәгать бәдрәфләре урнаштыра башладылар.

Казан бәдрәфләре...

Быел, яз җитүгә, узган еллардагыдан аермалы буларак, башкалада бер үзгәреш бар - зурдан кубып, бушлай кулланыла торган җәмәгать бәдрәфләре урнаштыра башладылар.

Чыннан да, Казанда аларга зур кытлык. Булганнары да түләүле: базарларда - ун, сәүдә-ял итү комплексларында - егерме сум. Нишләтәсең инде, шундый заманда яшибез, бар нәрсә дә акчага корылган. Ә кайда бушка - шунда чират һәм чисталык юк! Түләүле икән, иртәнге уннан кичке алтыларга кадәр генә эшлиләр, ә ял көннәрендә бөтенләй ябык. Студентлар да аптырап тормый анысы, тәки җаен таптылар: шәһәр үзәгендә адым саен диярлек урнашкан вузларга, аларның филиалларына, уку биналарына студент билетын күрсәтеп кереп чыгалар.
Шәһәр кешесе шәһәр кешесе инде, почмагын таба анысы. Ә менә башкалага авылдан килгәннәр бәдрәф эзләп җәфа чигә, сорарга да оялалар. Быел җәй проблема уңай якка үзгәрер төсле, кеше күп йөри торган урыннарга 25 җәмәгать бәдрәфен урнаштырачаклар. Түрәләрнең әйтүләренә караганда, бәдрәфләрне Бауман, Татарстан, Петербург һәм Мәрҗани урамнарына, Меңьеллык мәйданына (элеккеге Ярминкә мәйданы) һәм башка шуның ише, халык күп йөри торган, метро станцияләре булган урыннарга куячаклар.
Куюын куярлар, бушка булгач, халык та үз итәр, тик менә аны тәртиптә тоту, ватмау-җимермәү, вакытында чистарту да җайга салынса, бик яхшы булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading