Левтан инвалид балалар өчен спорт үзәге булдыру идеясе ничек туганын сорыйм.
- Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы елларда бары биш кенә процент бала тулысынча сәламәт туган, калган 95 процентында төрле тайпылышлар күзәтелә. Бу очракта әти-әнинең баласына игътибары, аның сәламәтлеген кайгыртуы мөһим, - диде ул. - Инвалидларның төрлесе бар. Бөтенләй күрми, ишетми торганнары була, кемнеңдер бер кулы, аягы юк. Әмма алар да, ныклап шөгыльләнгәндә, спорт өлкәсендә уңышка ирешә ала. Паралимпия уеннарында нәкъ менә дөм сукыр, тома чукраклар катнаша лабаса.
- Бина өчен аренда түләп торачаксызмы?
- Юк, бина безгә бушлай бирелде. Танышларым да моңа ышанып бетә алмый. Инвалид балаларга спорт тәрбиясе үзәге булсын дип бина сорап, Казан шәһәре мэрына хат юлладым. Бу хакта оныткан да идем инде, бина бүлеп бирелде дип шалтыраттылар. Үзем - чынбарлык белән яши торган кеше. Могҗиза көтмим. Илсур Метшинның бу бинаны бирүен дә бәхет эше дип кабул иттем. Дөрес, ремонт башлаганчы, документ эшләре белән шактый йөрергә туры килде.
- Ремонт, үзәкне җиһазландыру өчен шактый акча сарыф ителә. Үзәктә балалар бушлай шөгыльләнәчәк дисез, моның кадәр чыгымнарны ничек капларга җыенасыз?
- Мин, балалардан тыш, сәламәт һәвәскәр спортчылар белән дә шөгыльләнәм. Көрәш буенча күнегүләр уздырам. Аннан кергән акча ярап куя. Дәүләт грантларына да өмет зурдан. Безнең бу башлангычны Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хуплады. Республика балалар клиник хастаханәсендә баш табиб Рафаэль Шәвәлиев теләктәшлек күрсәтергә риза. Ул үзәкне табиблар белән тәэмин итүдә булышырга әзер.
- Инвалид балалар өчен көрәш куркыныч түгелме?
- Ә нәрсәсе куркыныч булсын? Үз мисалымда да әйтә алам: спорт, көрәш үз-үзеңне җиңәргә ярдәм итә. Монда һәркем үзе өчен. Инвалидлар еш кына сәламәт кешегә караганда да зуррак уңышлары белән гаҗәпләндерергә мөмкин. Мин гомумән, кеше спортка килгән икән, ахыргача шунда калырга тиеш дип саныйм. Бер ярдан икенчесенә күчеп йөрү нәтиҗә бирми. Еллар дәвамында шөгыльләнеп кенә уңышка ирешеп була. Көрәш тәртипкә өйрәтә, тормышта нык ярдәм итә. Игътибарлылык, батырлык, үз-үзеңә ышану кебек сыйфатлар, дисциплина барлыкка килә.
- Каратэ, көрәш белән ничә яшьтән шөгыльләнә башларга була?
- Мин балаларны җиде яшьтән көрәш секцияләренә бирергә киңәш итәм. Россия Федерациясе күләмендә уздырыла торган көрәш-бәйгеләрнең дә күбесенә балалар 12 яшьтән кабул ителә. Бары шул яшьтә генә балалар күнегүләргә психологик, физик яктан тулысынча әзер була. Көрәштә җиңел түгел, сиңа сугачакларын, авыртачагын белеп барасың, имгәнүең дә бар. Моңа әзер булырга кирәк. Инвалид дип, баланы беркайчан аермадым. Кызгануларны үзем дә яратмыйм. Балалар да минем таләпчәнлегемне белә, шуңа да тегене эшләмим, моны ясамыйм, дип елап утырганнары юк.

Фото: vk.com
- Буш вакытыңны ничек уздырасың?
- Буш вакытымда көрәшкә йөрүче егетләр белән шәһәр паркларында шөгыльләнәбез. Кайчакта 70ләп кеше җыелабыз. Кыш көне Тирән күлгә су коенырга барабыз. 12шәр чакрым йөгерәбез. Күп вакытымны балалар белән уздырам. Алар белән рәхәт, күңелле.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар