16+

Казан гипермаркетлары якшәмбе эшләмәячәк?!

Федерация Советында «Сату турында»гы законга үзгәрешләр кертүне күз уңында тоткан закон проекты эшләнгән.

Казан гипермаркетлары якшәмбе эшләмәячәк?!

Федерация Советында «Сату турында»гы законга үзгәрешләр кертүне күз уңында тоткан закон проекты эшләнгән.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү максатыннан әзерләнгән әлеге проект нигезендә, аның авторлары гипермаркетлар шимбә көнне кичке сәгать дүрткә кадәр, ә якшәмбедә бөтенләй эшләмәскә тиеш була. Атнаның башка көннәрендә дә зур сәүдә үзәкләренең ишекләре кичке тугызга кадәр генә ачык булачак. Шул рәвешле халык үзенә кирәкле товарны кечкенә кибетләр, базарлардан алырга тиеш була.

Сез ничек уйлыйсыз, әлеге чара кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерергә ярдәм итәчәкме? Моңардан халык зыян күрмәячәкме?

Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе:
- Сәүдә ул - бик катлаулы, четерекле өлкә. Закон проекты инициаторларының кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү теләген хуплыйм, әмма монда уйлап бетерәсе мәсьәләләр шактый. Моны кисәк кенә эшләп булмый. Бердән, сатып алучыларның хокукы кысылмасын, алар кайсы кибеткә, базарга барасын үзе сайлый. Аңа кайда уңайлы, шунда бара. Гипермаркетлар алар хәзер аралашу, күңел ачу урыны да булып тора бит әле. Икенчедән, фермерлар, җитештерүчеләр үзләренең товарларын әлеге дә баягы эре сәүдә челтәрләренә кертергә омтылсын. Көндәшлеккә сәләтлелек шунда күренә дә инде. Синең товарың алар куйган таләпләргә туры килергә һәм син аны ел дәвамында тәэмин итәргә тиеш.

Нәфил Гатауллин, Арча районы фермеры:
- Миңа калса, фермерлар өчен бу әйбәт булачак, халык базарга йөри башлар иде. Әмма гипермаркетларның аренда бәясен, хезмәт хакы түлисе бар, шуңа да бәяләрне арттырып куярга мөмкиннәр. Шунысы да бар: ярминкәләрдә, базарларда алыпсатарлар күп сата, аның файдасын фермерлар сизәрме икән?!

Фәрит Заһидуллин, шәхси эшмәкәр (Биектау районы):
- Базарда хәзер кеше кимеде, мин моны гипермаркетларның саны артудан күрәм. Әмма сыйфатлы, яхшы товар алырга теләгән билгеле бер категория кешеләр базарга килүен дәвам итә. Кая барасын халык үзе хәл итә инде, аны көчләп кибеткә куып кертеп яки базарга мәҗбүриләп җибәреп булмый. Базарның үз законнары...

Фото: rbk.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading