16+

“Казан тавышлары” төнлә катырак чыга

Татарстан башкаласы мэриясе бинасы (Кремль урамы, 3) балконнарында 26 августта 20.00 сәгатьтә “Казан тавышлары” театральләштерелгән тамаша үткәреләчәк.  Чараның махсус кунагы - танылган театр һәм кино артисты, Россиянең атказанган артисты Ольга Кабо. “Казан тавышлары” кичәсе Республика һәм шәһәр көненә багышлана.

“Казан тавышлары” төнлә катырак чыга

Татарстан башкаласы мэриясе бинасы (Кремль урамы, 3) балконнарында 26 августта 20.00 сәгатьтә “Казан тавышлары” театральләштерелгән тамаша үткәреләчәк.  Чараның махсус кунагы - танылган театр һәм кино артисты, Россиянең атказанган артисты Ольга Кабо. “Казан тавышлары” кичәсе Республика һәм шәһәр көненә багышлана.

— Сәхнә сәхнә инде ул, ә балконнан шигырь уку яки җырлау бөтенләй башка тәэсирләр бирә. “Казан тавышлары” әдәби-музыкаль чарасы 2021 елдан башланды, узган елгысында да Кремль урамы халык белән шыгрым тулды. Казан мэры Илсур Метшин гитарада уйнап, матур итеп җырлый, сәнгатьле итеп шигырь укый. Чарада катнашырга да каршы түгел, ләкин ул әлегә “махсус хәрби операция вакытында миңа чыгыш ясау килешмәс”, диде. Хәзер төннәр салкынча, шунлыктан тамашачылар җылырак киемнәр киеп килсен,- диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә.

Сценарий авторы Резедә Зәйниева әйткәнчә, быелгы тамаша Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни Принц” әсәренә нигезләнелгән.
  —Тамашачыларны Нәни Принц эзләре буйлап хыял, мәхәббәт, дуслык турында дулкынландыргыч тарих бәян итүче шигъри-музыкаль сәяхәт көтә. Мэрия балконнарыннан Камал, Тинчурин исемендәге театрларның , Казан яшь тамашачы театрының артистлары татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыячак, музыкантлар һәм җырчылар башкаруында музыкаль әсәрләр яңгыраячак,- диде Резедә Зәйниева.

Гүзәл Сәгыйтова серне чишеп, Нәни кыз ролен “Апуш” татар балалар театр студиясе шәкерте Ләйлә Таишева башкарачагын әйтте. “Нәни Принцның кем булачагын килгәч белерсез. Тамашадагы бөтен нечкәлекләрне дә ачып бетермибез”,- диде ул.

Татарстанның атказанган артисты, режиссер Татьяна Старикова сүзләренә караганда, “Казан тавышлары” видео-мэппинг-шоу рәвешендә барачак. Мэппинг- проектор ярдәмендә бина диварында сурәтләр күрсәтү.

Программада Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Каюмова, Рамил Вәҗиев, Дилүс Хуҗиәхмәтов, Динар Хөснетдинов, Тинчурин театры артисты Резеда Сәләхова, Казан яшь тамашачы театры артистлары Илфат Садыйков, Эльвина Сафина, Руслан Зөбәйраев, Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина, Илнар Миранов, Илүсә Хуҗина, Игорь Горчаков, Динә Закирова һәм талантлы башкаручылар Матвей Козин, Карина Җиһаншина, Анастасия Макарова, Алексей Шадварин, “Дорога Звезд” шоу-хоры катнаша. Шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимов, Гөлнур Галиева үзләренең шигырьлрен укый. 

Чараның махсус кунагы - танылган театр һәм кино артисты, Россиянең атказанган артисты Ольга Кабо. “Казан тавышлары” кичәсе Республика һәм шәһәр көненә багышлана.

Фото: kzn.ru, Казан мэриясе сайты

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading