16+

Казанда 50, 60 ел бергә яшәүче парларны тәбрикләделәр

Казан шәһәре мэриясе белән берлектә "Казан" гаилә үзәге 50, 60 ел бергә яшәгән парларны тәбрикләде. Үрнәк гаиләләргә Казан шәһәре думасы депутаты Раушания Бильгильдеева мэр исеменнән акчалата бүләк һәм котлау сүзләре җиткерде.

Казанда 50, 60 ел бергә яшәүче парларны тәбрикләделәр

Казан шәһәре мэриясе белән берлектә "Казан" гаилә үзәге 50, 60 ел бергә яшәгән парларны тәбрикләде. Үрнәк гаиләләргә Казан шәһәре думасы депутаты Раушания Бильгильдеева мэр исеменнән акчалата бүләк һәм котлау сүзләре җиткерде.

Без ай саен диярлек озак еллар бергә яшәгән Казаныбызның үрнәк парларын тәбриклибез. Мондый традиция 2001 елдан бирле яшәп килә. Мондый чаралар уздыру бик мөһим. 50-60 ел бергә гомер иткән парлар ихласлыкны, гаилә кыйммәтләрен саклап кала алганнар, бу хисләрне балаларына, оныкларына, оныкчыкларына күчергәннәр. Алар безнең шәһәребезнең горурлыгы. ЗАГСларның төп максаты - документ эшләрен башкару гына түгел, без гаиләне саклап калуга зур игътибар бирәбез, - ди "Казан" гаилә үзәгендә чаралар оештыру бүлегенең җитәкчесе Гөлнара Хафизова.
Бу юлы 11 гаиләне тәбрикләделәр. Һәрберсенең йөзендә шатлыклы елмаю, бер берсенә хөрмәт, ярату. Язмыш аларны кайда гына таныштырмаган: Архиповлар төзелештә, Вахитовлар медицина институты ашханәсендә, Куликлар Офицерлар йортында кичке биюдә танышканнар. Шуннан бирле иңне иңгә куеп 50, 60 ел бергә яшәргә насыйп булган аларга. Бүген алар яраткан дәү әти белән дәү әни. Юбилярларны котларга оныклары, оныкчыклары, балалары да килгәннәр иде. Ахырдан барысы да җыелышып "Идел- пресс" территориясендә агачлар утырттылар. Бу агачлар буыннар арасын бәйли торган символ булсын иде. Еллар хисләрегезне сүрелдермәсен, йөрәгегезне картайтмасын.
Сүз уңаеннан, ЗАГС органнары оешканга быел 100 ел. Шул уңайдан чаралар тынып тормый. 1 июнь - халыкара балаларны яклау көнендә "Казан" гаилә үзәге каршында бәйрәм оештырырга уйлыйлар. 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап та зур чара әзерләнә. Анысы тамашачыны нәрсә белән җәлеп итәсен ЗАГС хезмәткәрләре сер итеп калдырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading