16+

Казанда хизб-ут тәхрирчеләрне тоткарладылар: кулга алу ВИДЕОсы һәм экспертлар комментарийлары

Бүген Татарстанда «Хизб-ут тәхрир Әл-Ислами» халыкара террористик оешмасының сигез активистын тоткарладылар. Моның өчен Россия федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан идарәсе Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә махсус операция уздырдылар. Шул уңайдан без үз экспертларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Казанда хизб-ут тәхрирчеләрне тоткарладылар: кулга алу ВИДЕОсы һәм экспертлар комментарийлары

Бүген Татарстанда «Хизб-ут тәхрир Әл-Ислами» халыкара террористик оешмасының сигез активистын тоткарладылар. Моның өчен Россия федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан идарәсе Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә махсус операция уздырдылар. Шул уңайдан без үз экспертларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Фәрид хәзрәт Сәлман, Коръән Кәрим һәм пакь сөннәт өйрәнү мәркәзе мөдире:
- Бу кичә генә туган мәсьәлә түгел, ул инде берничә ел дәвам итә. Безнең илдә генә түгел, дөньякүләм таралыш алган күренеш ул. Хизб-ут тәхрирчеләрнең тынычлыкны юкка чыгарып, ниндидер хәлифәлек төзибез дигән булып, халыкны бутарга маташулары борчый мине. Коръән Кәримгә карасак, Аллаһы Тәгалә Адәм атабызга, мин сине җир йөзенә хәлифә буларак куйдым, ди. Димәк, һәр кеше үзе хәлифә. Әгәр ир кешенең гаиләсе бар икән, ул хәлифә. Имам кеше, имамга оючы халык бар икән, ул хәлифә. Ниндидер хәлифәлек төзибез дип җир йөзендә күпме канкоеш бара. Сүрия, Гыйрак, Ливия, Йәмәндә дә мөселманнарны котыртып, дәүләткә каршы баш күтәрергә өндиләр. Аларның бүгенге көндә дәүләтләре дә юк, дәүләт урынына башка тәшкиләт тә төзи алмыйлар. Шуңа да хизб-ут тәхрирчеләргә иярүчеләр - адашкан-саташканнар диннән дә, халыктан да ераклаштылар. Алар яңадан тәүбә кылып, тиешле җәзаларын алып, ислам диненә кайтсыннар иде дигән теләктә генә торасы кала безгә. Ихлас күңелле мөселманнарның хизб-ут тәхрирчеләргә катнашы юк, чын мөэминнәр аларның фикерен хупламый, алар артыннан бармый.


Азат Ахунов, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү институты доценты:
- Алар эшчәнлегенә нокта узган елны ук куелган кебек иде. Күрәсең, яшертен генә эшләүләрен дәвам иткәннәр. Россия федераль куркынычсызлык хезмәте, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре уяулыкны югалтмый, һәрдаим аларны күзәтү астында тота. Ни өчен дигәндә, республикада дөньякүләм чаралар уздырылып килә, киләсе елга спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. Димәк, куркынычсызлык чаралары югары дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш. Хизб-ут тәхрирчеләр Татарстан мөселманнары хокукларын яклыйбыз, ислам өчен көрәшәбез дисәләр дә, татарларга аларның бернинди дә катнашы юк. Чөнки әлеге халыкара оешманың максаты - бөтен мөселманнар бер зур дәүләттә яшәргә тиеш дип, аерым хәлифәлек төзү. Ә бу хәзерге чорда берничек тә мөмкин түгел, мөселманнар бездә генә түгел, бөтен дөньяга таралып яшиләр, һәрберсе үз иле законнарына буйсына. 2003 елда исә Россиянең Югары суды бу оешманы экстремистик оешма дип тапты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading