Казанда моңа кадәр башкалабызда булмаган чара - блогерлар нефорумы башланды.
Ул бүгеннән 5 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге гадәти булмаган исемдәге чара (нефорум - татарчага тәрҗемә итсәң форум түгел дигәнне аңлата), Казан Арена стадионында Россиянең төрле төбәкләреннән 500дән артык кешене җыйды. Анда күпләребезгә таныш 106 блогер килде. Бу миллионлаган саннар белән "эш итүче", гадәти булмаган, LiveJournal, "Одноклассники", "Вконтакте" кебек социаль челтәрләр блогерлары белән якыннан танышу, тәҗрибә уртаклашу, өйрәнү өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы да иде.
- Без социаль челтәрләрнең бүген аралашу каналларының иң оператив икәнлеген беләбез. Татарстан Президенты да бу мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирә. Ул үзе дә блогер, - диде кунакларны сәламләгәндә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров.
Социаль челтәрләр ничек үләчәк, социаль медиа өлкәсендәге креатив, социаль челтәрләрдә ничек акча эшләргә кебек темаларга багышланган аралашу чаралары бәхәсләрсез генә бармады.
Иртәгә блогерларны тематик экскурсияләр көтә, ә 5се көнне алар Лаеш районы Сабан туенда катнашачак. Бу исә, блогерларга "илһамланып иҗат итү" өчен тагын бер сәбәп булачак.
Фото: business-gazeta.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар