16+

Казанны Беренче канал күрсәтәчәк

Россия телевидениесенең 1 нче каналында «Непутевые заметки» тапшыруында Казанны күрсәтәчәкләр. Дмитрий Крылов җитәкчелегендәге фильм төшерү төркеме узган ел Татарстан башкаласы турында тәүге тапшыруны эфирга чыгарган иде инде. Киләсе якшәмбедә, ягъни 17 июньдә 10 сәгать 10 минутта Казанның мәдәни-архитектура һәйкәлләре, гомумән, башкала турында янә тапшыру биреләчәк.

Дмитрий Крылов авторлыгындагы «Непутевые заметки» тапшыруы үзәк телевидениедә 1991 елдан бирле алып барыла. Фильм төшерү төркеме дөньяның төрле илләреннән сюжетлар әзерли. 2002 елны алар хәтта Төньяк Полюска кадәр барып җиттеләр. Көнбатыш Берлин, Истанбул, Афина, Венеция, Барселона, Рим, Нью-Йорк һәм Бостон шәһәрләре турындагы фильмнар тамашачыларда зур кызыксыну тудырды. Дмитрий Крылов, TNS Россия фаразлары буенча, илдә 50 иң мәшһүр телетапшырулар алып баручылар исемлегендә. Яңа фильм Казанны дөньяга танытуда әһәмиятле роль уйнаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading