16+

Шәрә килеш күкрәкләрен күрсәтеп йөрисе килә икән, аларга каршы килергә кирәкми

Әллә нинди нәрсәләр бар бу дөньяда. Германия башкаласы Берлинда хатын-кызларга бассейнда топлес йөзәргә ризалык биргәннәр, ягъни, алар күкрәкләрен капламыйча гына коена ала. 

Шәрә килеш күкрәкләрен күрсәтеп йөрисе килә икән, аларга каршы килергә кирәкми

Әллә нинди нәрсәләр бар бу дөньяда. Германия башкаласы Берлинда хатын-кызларга бассейнда топлес йөзәргә ризалык биргәннәр, ягъни, алар күкрәкләрен капламыйча гына коена ала. 

Җенси тигезлек дип Европада күкрәкне ачып суга чума башладылар

Бу хакта шәһәрнең юстиция, күпкырлылык һәм дискриминациягә каршы көрәш сенаты карар чыгарган. “Моннан соң хатын-кызларга, хатын-кыз күкрәге булганннарга билдән югары чишенеп су коенырга ярый. Шушындый җәмәгать урыннарында өске киемнән башка ир-атлар белән беррәттән була алалар”, — диелгән әлеге документта. 

Баксаң, мондый карар кабул ителүгә 2022 елның декабрендә килеп чыккан хәл сәбәпче булган. Берлиндагы бер бассейн хезмәткәрләре 33 яшьлек хатын-кызга күкрәкләрен каплавын сораганнар. Тегесе каршы килгән, шуңа күрә дә аны чыгарып җибәргәннәр. Шул кеше тиз генә шәһәрнең омбудсменына хокукларын бозулары турында мөрәҗәгать белән чыккан. Узган елның августында шундыйрак хәл Испаниянең Каталония автоном өлкәсендә дә булган. Анда ике хатын-кызга су коенганда күкрәкләрен капларга боерганнар. Шуннан соң әлеге җирлектә дә бассейнга топлес йөрергә рөхсәт иткәннәр. 

Берлин шәһәре хакимияте моны җенес тигезлеге белән аңлата, янәсе, хатын-кызларның ир-атларныкы кебек үк хокуклары булырга тиеш. Гади тел белән әйткәндә, немкаларның шәрә килеш күкрәкләрен күрсәтеп йөрисе килә икән, аларга каршы килергә кирәкми. 

Бу урында күп кенә Россиядәге ир-атлар Германиягә барып кайтырга кирәк, дип уйларга мөмкин. Бару гына түгел, андагы бассейннарга чумып чыгарга да хыяллана башларлар. Ә бит бу нонсенс, башка сыймаслык хәл. Кеше хокукларын саклыйк дип, хәзер урамда мәхәббәт белән шөгыльләнергә кушыйкмы инде? Тора-бара анысын да таләп итә башларлар. Тикмәгә генә гарәп илләрендә хатын-кызларны ирләре каты кулларында тотмый, ахры. Әле анда да берничә еллар элек нәфис затларга машинада руль артында йөрергә рөхсәт иттеләр. Әйтәләр бит, бармагыңны бирсәң, кулыңны да тешләргә мөмкиннәр дип, бу сүзләр нәкъ менә шушы Берлиндагы хәлгә туры килә кебек.

Гомумән, Германиядә мондый хәлләр нормаль күренеш булып санала. Андагы сауналарда хатын-кызлар да, ир-атлар да бергә юына, бер-берсеннән оялу дигән нәрсә юк. Әлеге илдә, хәтта, пляжлар да аерылмый, гадәтие дә була ала, шәрә килеш тә йөрергә рөхсәт ителә. 

Шулай туры киләдер инде, күп кенә яңалыкларны без Европадан алабыз, янәсе, анда демократия, нәрсә телисең – шуны эшлисең. Ә бит аларның җәмгыятькә, кешегә нинди зыян салуы турында да уйланырга кирәк. Шул “ирекле” кешеләргә карап, хатын-кызларыбыз чишенеп бетте, урамда бераз гына йөреп алсаң, моңа инанырга була. Соңгы арада интернетта бик күп видеолар чыга башлады, анда яшьләр җәмәгать урыннарында мәхәббәт белән шөгыльләнә, кирәкмәгән эшләр башкара. Болар барысы да иреккә омтылу галәмәте, ә чынлыкта деградациягә таба атлыйбыз. 

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Берлиндагы хәлләр турында ишеткәч: “Әстәгъфирулла!” – дип куйды. Аның фикеренчә, бассейнда күкрәкләрне күрсәтеп йөрү бөтенләй ярамаган хәл. 

Җырчы Лилия Хәйруллина да аның белән килешә.
– Мондый яңалыкларны кабул итә алмыйм. Бүген, кызганыч, әхлак ягы аксый. Кешеләрне акыл белән эш итәргә чакырасы килә, без чиктән узарга тиеш түгел, югыйсә, җәмгыятебез баткаклыкка кереп югалачак, – диде ул. 

Хәзрәтләр дә бертавыштан Берлиндагы хәлләрне утка тота. Дин буенча, киресенчә, бөтен гаурәт җирләре капланган булырга тиеш, хатын-кызларга аеруча чәчләрен дә, аркаларын да, аякларын да чит ирләргә күрсәтү катгый тыела. 

Шул ук ислам кануннары буенча яшәүче Индонезия пляжларында мөселманнар өчен аерым җирлекләр булдырылган. Атаклы Мальдив утраулары шушы илгә керә. Андагы хатын-кызлар махсус бөтен гәүдәне каплаган киемнәр белән су коена. Ә инде бассейнда күкрәкләреңне күрсәтеп йөрү бөтенләй динсезлек һәм җүнсезлек буларак кабул ителә. Күбрәк җенси тигезлек дип йөрсәк, озакламый супермаркетларга да шәрә килеш йөри башларга туры килмәгәе.

Фото: https://www.freepik.com/
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading