16+

Хәрби хезмәттә булмаганнарга да солдат боткасы ашап карау “бәхете” тәтергә мөмкин

Инде бер елга якын барган махсус хәрби операция Россиянең хәрби көчләренә үзгәрешләр кертүне дәвам итә. Шул көннәрдә генә илнең оборона министры Сергей Шойгу армиягә чакыру яшен озайтырга тәкъдим итте. 

Хәрби хезмәттә булмаганнарга да солдат боткасы ашап карау “бәхете” тәтергә мөмкин

Инде бер елга якын барган махсус хәрби операция Россиянең хәрби көчләренә үзгәрешләр кертүне дәвам итә. Шул көннәрдә генә илнең оборона министры Сергей Шойгу армиягә чакыру яшен озайтырга тәкъдим итте. 

Хәзер егетләрне 18 тулгач хәрби комиссариатка чакырсалар, Шойгу 21дән генә армиягә алырга кирәк, дигән фикердә. Әлбәттә инде хезмәт итәргә алынуның яшь чикләре дә күчереләчәк. Моңа чаклы 27се тулганнар армиягә барасы булмый дип җиңел суласа, киләчәктә 30 яше тулганчы ир-егетләргә повестка тапшыру мөмкинлеге карала.

Яшькә бәйле үзгәрешләр бер көндә генә башкарылмаячак, моны этаплар эшләячәкбез, ди илнең куркынычсызлыгын тәэмин итүче министр. Аның планы солдатлар санын 1 миллионнан 1,5 миллионга җиткерү. 

Контракт системасында да яңалыклар көтелә. Әлегә, канун буенча, контракт нигезендә югары уку йортын яисә көллиятне тәмамлаган егетләр генә хезмәт итә ала. Мәктәптән соң хәрби хезмәткә алынып, контракт төзүчеләр башта өч ай дәвамында өйрәнүләр узарга тиеш. Тәкъдимнәр хупланган очракта, андый таләпләр бетерелә. Дөрес, кичәге мәктәп баласын армиягә алынуның икенче көнендә үк хәрби бәрелешләр зонасына җибәрү турында сүз бармый. (21 яшьтән ала башласалар, мәктәп баласы да булмый инде ул, булуын). Башта “контрактник” 4 ай укып, тәҗрибә тупларга тиеш була. Әгәр дә инде аның хәрби һөнәре күбрәк өйрәнүләр таләп итсә, солдат башта курсларны тәмамларга, аннан соң гына эшкә керешергә тиеш була. 

Хәрби хезмәттә булмаган россиялеләргә дә солдат боткасы ашап карау “бәхете” тәтергә мөмкин. Депутатлар запастагы хәрбиләр һәм хезмәт итмәүчеләрне хәрби җыеннарга чакырырга тәкъдим итә. Думаның Оборона комитеты әгъзасы, генерал-лейтенант Виктор Соболев фикеренчә, җыеннарга 30дан узган ир-егетләрне чакырырга кирәк. “Алар хәрби белгечлек алырга, “ит кисәгенә” әйләнмәскә тиеш. Безнең мобилизация өчен әзерлекле резерв булырга тиеш”, – ди ул. 

Ә иң кызыгы – шул ук комитет җитәкчесе, генерал-полковник Андрей Картаполов моны “Соболевның хыялы һәм ул чынбарлык белән бәйле түгел”, дип атады.
Шуны да әйтергә кирәк: әти-әниләр рөхсәт иткән очракта, мәктәпләрдә дә башлангыч хәрби белем бирелә башлаячак, дип язды телеграм-каналлар. Бу яңалыклар нәрсәгә китерәчәген һәм нинди юлның башы икәнен кычкырып әйтү түгел, уйларга да куркыта. 

“Россияне кемдер сакларга тиеш...”
Тумышы белән Чистай районыннан булган Россия Герое Алексей Кораблев армиягә 19 яшендә алынган. 20 яшендә Чечняда “кайнар нокта”да катнаша һәм күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләгенә ия була. 
– 18 яшьтә әле ул (армиягә алынучы хакында сүз бара – Авт.) малай гына. Олырак яшьтә аның белеме дә, зирәклеге дә була. Хезмәт итү срогын арттыруга килсәк, ике ел хезмәт иттем. Бу срок әзерлекне арттыра. Солдат яхшырак атарга өйрәнә, тәҗрибәсе арта, – дигән фикердә Алексей Кораблев. 

Өч ир бала әнисе, элеккеге хезмәттәшем Гөлүзә Василова да армиягә чакыру яшен арттыру яклы. 
– Хәзерге балалар бик рәхәттә яши. 18 яшьтә әле алар балалыктан чыкмаган да була. 21дә нәрсәгә дә булса өйрәнерләр дип уйлыйм. Хезмәт срогын арттырырга кирәктер дип санамыйм, бер ел “әйләнеп чыккан”. Ел дәвамында алар көн саен өйрәнүдә дигән сүз бит инде. Үзем армиягә җибәрү яклы, нәрсәнең нәрсә икәнен белсеннәр. Чөнки хәзерге вазгыятьне карасак, контракт буенча хезмәт итүчеләр җитми, ди. Димәк, тоталар да солдатларны алалар. Алар да җитмәсә, бөтенләй әзерлеге булмаган яшьләрне алачаклар дигән сүз бит инде. Армиядә булып, аз булса да бу өлкәне аңлап кайтсалар ярый. Хәрби хезмәткә алынуны бөтенләй бетерергә кирәкми, минемчә, – ди Гөлүзә ханым. 

Җырчы, шулай ук өч ул үстерүче Гүзәл Идрисованың хәрби хезмәткә карата фикере яши-яши үзгәргән. 
– Элек ир-егет хезмәт итәргә, үз бурычын үтәргә тиеш, дип саный идем. Бу – тормышның бер мизгеле. Әти Германиядә хезмәт иткән һәм бу хакта горурланып сөйли. Бик күп дуслары барлыкка килгән, алар белән аралашып яши. Тормыштагы соңгы вазгыятькә бәйле, хәзер куркыта. Кеше дә үзгәрде, усалланды. Тәртип, өмет, ышаныч юк хәзер. Балаң исән-сау әйләнеп кайтырмы, дип куркыта. 21 яшьтән хәрби хезмәткә алыну яхшырактыр, бәлки. Иң мөһиме – дөньяларыбыз тыныч булсын”, – ди Гүзәл. 

Россиядә хәрби хезмәткә чакырылышны Петр I керткән. Ул вакытта ир-егетләрне 21 яшьтә армиягә алып, алар 15 ел хезмәт иткән: 6 елы армиядә, 9ы – запаста. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading