16+

Хәйриячелекне йөгереш уздырып та популярлаштырып була

“Кеше приюты” проекты эшли башлаганга биш ел булу уңаеннан 3 сентябрь көнне “Йөгер! Ашат” Яшә!” дигән хәйрия йөгереше оештырыла. 

Хәйриячелекне йөгереш уздырып та популярлаштырып була

“Кеше приюты” проекты эшли башлаганга биш ел булу уңаеннан 3 сентябрь көнне “Йөгер! Ашат” Яшә!” дигән хәйрия йөгереше оештырыла. 

“Кеше приюты” попечительләр советы һәм “Меценатлар” бизнес оешмасы рәисе Ильяс Гыймадов хәбәр иткәнчә, хәйрия йөгерешендә меңләп кеше катнашыр дип көтелә.

–  Катнашучылар үзләренең яшьләренә карап, өч төрле дистанция сайлый ала: балалар өчен 500 метр, олылар өчен 2,5 һәм 5 чакрым. Йөгерештә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашырга җыена, – диде ул.

Чарага килүчеләр үзләре кулланмаган яхшы хәлдәге кием-салым алып килә ала, аларны мохтаҗларга тапшырачаклар. Шунда ук бушка пылау белән дә сыйлаячакларю Балаларга уен-бәйгеләр, анимация программасы оештырыла, бүләкләр таратылачак.
Хәйрия йөгерешен Яшел Үзән хакимияте белән “Меценатлар” бизнес оешмасы оештыра.

– Максатыбыз – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәйриячелекне популярлаштыру, “Кеше приюты” проекты эшчәнлегенә игътибар юнәлтү, – дип белдерде Ильяс Гыймадов. 

Йөгерешкә старт сәгать тугызда Яшел Үзән шәһәре, Рогачев урамы, 34 б йорты адресы буенча бирелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading