16+

Клод-Луи Галльен: «Казандагысы искиткеч булачак!»

Казанда, тарихта беренче тапкыр буларак, FISU-Gala тантанасы узды. Аның кысаларында, ун номинация буенча студент «Оскар»лары тапшырылды.

Клод-Луи Галльен: «Казандагысы искиткеч булачак!»

Казанда, тарихта беренче тапкыр буларак, FISU-Gala тантанасы узды. Аның кысаларында, ун номинация буенча студент «Оскар»лары тапшырылды.

Узган атнада Казанда, Халыкара студентлар спорты федерациясе канаты астында, өч көн дәвамында төрле чаралар узды. Татарстан башкаласына әлеге оешмага керүче барлык илләрдән дә диярлек вәкилләр җыелып, студентлар спорты хакында сүз алып барды, алдагы елларда Универсиадалар узачак шәһәрләрнең әзерлеге һәм проблемалары турында фикер алышты.
FISU-Gala тантанасы Gaudeamus студентлар гимныннан һәм FISU президенты котлавыннан башланды. «Без, ничек килеп чыгачагын да белмичә, беренче тапкыр FISU-Gala тантанасын оештырырга карар иттек. Әмма Казанда оештырылгач, барысы да искиткеч булачагына ышандык, чөнки ул Универсиада кабул итә торган шәһәрдә уза», - дип ассызыклады FISU президенты Клод-Луи Галльен үз чыгышында.
Сәламләү сүзе алган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың мондый дәрәҗәле кунаклар кабул итүе белән горурланам, дип билгеләп үтте. «Универсиада үткәрүгә гариза биргәннән алып ул кадәр күп вакыт узмады. Әмма бүген FISU гаилә әгъзалары - минем дусларым, бергә эшләү вакытында ирешкән уңышлар өчен рәхмәтлемен. Уеннарга кадәр елдан да азрак вакыт калды, без дулкынланабыз, чөнки Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын тиешле дәрәҗәдә үткәрү кирәк. Казанның болай да үз йөзе бар иде. Хәзер Уеннар алдыннан шәһәр үзгәрә. Казан иң матур һәм иң уңайлы шәһәрләрнең берсе булачак. Иң мөһиме - без үзебез дә үзгәрәбез. Дөньяның төрле нокталарында дусларыбыз бар», - дип ассызыклап үтте ул. Р.Миңнеханов соңыннан Универсиаданың яңа алты илчесен - Татарстанның Лондон Олимпия уеннары чемпионнарын тәкъдим итте.
Җиңүчеләр исемлегенә килгәндә, «FISUның иң яхшы промо-проекты» номинациясен алырга сәхнәгә Казан мэры Илсур Метшин чыкты. «FISUның ел персонасы» номинациясендә исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading