16+

“Комендант сәгатен” бозган 147 бала җинаятьчеләр кулына эләккән

Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре журналистлар белән берлектә Казанның дүрт ноктасында булып, төннәрен үзләре генә урамда йөрүче үсмерләрне ачыкларга дип рейдка чыкты. Тикшерүчеләр күз карамагында "Казан" гаилә үзәге яны, "Кырлай" паркы, Җиңү паркыннан "Парк...

“Комендант сәгатен” бозган 147 бала җинаятьчеләр кулына эләккән

Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре журналистлар белән берлектә Казанның дүрт ноктасында булып, төннәрен үзләре генә урамда йөрүче үсмерләрне ачыкларга дип рейдка чыкты. Тикшерүчеләр күз карамагында "Казан" гаилә үзәге яны, "Кырлай" паркы, Җиңү паркыннан "Парк...

- 2010 елдан Татарстанда балалар өчен "комендант сәгате" эшли башлады. Аның буенча бала 1 сентябрьдән - 31 майга кадәр төнге уннан иртәнге алтыга кадәр, 1 июньнән - 31 августка кадәр төнге унбердән иртәнге алтыга кадәр ата-анасыннан башка җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел. Без моны балаларга карата булган җинаятьләрне киметү максатында эшләдек. Ел башыннан кичке вакытта гына 147 бала җинаятьчеләр кулына эләккән, шуларның 90 проценты җенси характерда булган җинаять. Балалар тарафыннан кылынган 120 җинаять эше теркәлде, - диде Татарстан республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.

«Комендант сәгате»н үтәмәүче балаларның ата-аналары административ җаваплылыкка тартыла. Төнге вакытта баласы урамда йөргән өчен алар 500-1000 сумлык штраф түләргә тиеш. Хокук бозу икенче тапкыр кабатланса, штраф күләме 2 мең сумга кадәр җитә. Дөрес, бүгенге көндә бу штрафлар белән генә ата-ананы да, балаларны да куркытып булмый.

- Безнең максат җаваплылыкка тарту түгел, ә кисәтү. Балаларның куркынычсызлыгын ата-ана тәэмин итә. Кайвакыт без җәйге кич караңгы түгел, дип кенә җибәрәбез. Ә бәла аларны подьезд төбендә генә дә көтеп торырга мөмкин, - диде Республикада балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе, Иҗтимагый палата әгъзасы Илсөяр Гарифуллина.

Бер ел эчендә полиция һәм балигъ булмаганнар белән эшләүче хезмәткәрләр тарафыннан республика буенча ике меңгә якын рейд уздырылган. Рейдлар барышында өч меңгә якын бала тотылып, әти-әнисенә кайтарылган.

Дүшәмбе булуга карамастан, төнге унбердән соң да урамда йөрүче яшьләр шактый иде. "Казан" гаилә үзәге тирәсе балалары белән ял итеп йөргән ата-аналар, яшь парлар, кулларына сыра тоткан егет-кызлар белән тулган иде. Рейдта катнашучылар үткен күз белән 18 яше тулмаганнарны ачыкларга тырышты. Яшьләр үзләре дә югалып калмады, сезнең безне төшерергә хокукыгыз бармы, танкылыгыгыз кая дип каршы сораулар яудыра башлады. Ял итүчеләрнең күбесе 18-19 яшьлекләр булып чыкты. Аларга рейдта катнашучылар җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш итте. Ә менә парлашып йөргән бер егет белән кызга бәхет елмаймады, алар икесе дә әле балигълык яшенә җитмәгән булып чыкты. Яшьләрне микроавтобуска утыртып полиция участогына алып киттеләр.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading