Кыш кыска килсә дә, озака сузылмаган суыклары да булачак дип кисәтә ул. Кар юк дип тә борчылырга кирәкми.
– Быел кар юк дию бик үк дөрес түгел. Карның декабрь аенда гына яуган еллар да булды. Хәтта ул елларда кар катламы нормадан да артып китә. Салкыннар тиз генә килмәгәч, кар төшәр өчен шартлар да булмады. Ә ул көттерми, бүген үк ява башлаячак, – дип сөендерде белгеч.
Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров та кыш карлы булачак дип фаразлый. - 30 ноябрьләргә җирдә шыгырдап торган кар булачак. Чын кыш 1 декабрьдән башланырга тиеш. Сынамышларга караганда, кыш артык суык булмас. Әмма карлы булыр дип фаразлыйм. Һәрхәлдә, узган елгыдан күбрәк явачак. Зур көрәкләрегезне әзерләп куегыз, карны шактый көрисе була. Гыйнварда салкын көннәр дә булмыйча калмас. Әмма элеккеге кышлар юк инде ул хәзер. Сагынып сөйләргә генәк алды алар, – ди Әмир абый.
Әмма кыш кыска була дигән сүз белән килешеп бетми.
- Барыбер шул өч ай була инде ул. Кинәт кенә җылытмый бит, мартта җәй җитә алмый. Март аенда ташу аккан еллар бер-ике генә булды. Җылытып куйса да, салкын көннәр кире әйләнеп кайткалый, – ди ул.
Комментарийлар