Юрист Юрий Иванов аңлатуынча, закон үз көченә кергән вакытта 27 яшь тулган россиялеләр чакырылырга тиеш түгел һәм запаска күчәчәк. Ә 2023 елда 28 яки 29 яшь тулганнар болай да запаста, аларга повесткалар тапшыру планлаштырылмый.
2024 елның язында хәрби хезмәткә чакыру яше 30 яшькә кадәр арттырылачак. Чакырылышка запаста булмаган 2006 елда туган һәм аннан өлкәнрәк Россия гражданнары эләгәчәк. Башта хәрби хезмәткә чакыруның яшен (18 яшьтән 21 яшькә кадәр) һәм чик яшен (27 яшьтән 30 яшькә кадәр) арттыру тәкъдим ителгән.
Хәрби хезмәткә чакыру яшен 30 яшькә кадәр арттырудан тыш, айти хезмәткәрләре өчен армиядән кичектерү яше дә арттырылды.
Көзге чакырылыш — 2023: үзгәрешләр
2023 елның төп үзгәреше электрон повесткалар булачак. Хәбәр «дәүләт хезмәтләренә» киләчәк. Әгәр дә хәрби хезмәткә чакырылучы килгән хәбәрне ачып укый икән, димәкЮ повестка тапшырылган дип саналачак. Ә хәрби комиссариатка килмәсә, аңа штраф салыначак.
Шулай ук хәрби бурычлыларның бердәм реестры кертелә, анда гражданнар тарафыннан җибәрелгән һәм алынган повесткалар, хәрби комиссариатка килү яки килмәү, шулай ук чикләүләр һәм мондый шикаятьләрне карау нәтиҗәләре турында барлык мәгълүматлар булачак.
Хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафлар
Хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәгән өчен штраф каралган. Нигезле сәбәбе булмый торып хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафлар берничә тапкыр арттырыла — 10-30 меңгә кадәр. Элек хокук бозучыларга янаган максималь сумма 5 мең сум тәшкил иткән.
Гаилә хәлен, белемен, эш урынын һәм башка мәгълүматлар үзгәрү турында мәгълүмат бирмәгән өчен 1-5 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән, алты айдан озаграк вакытка илдән чыгу яки керү турында белешмә бирмәгән һәм хәрби комиссариатка килмәгән өчен 5-15 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Хәрби хезмәткә чакырылу чорында хәрби комиссариатка яшәү урыныннан китү яки анда өч ай тору турында хәбәр итмәүчеләргә 10-20 мең сум штраф яный. Медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен 15-25 мең сум штраф салыначак.
Тагын бер төзәтмә хәрби исәп документларын аңлы рәвештә бозу яки югалту турындагы маддәгә кагыла. Аның буенча җәза 3 меңнән 15 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Шулай ук Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына гражданнарга җыен пунктларына яки хәрби частьләргә чакырылулары турында вакытында хәбәр итмәгәннәр өчен маддә барлыкка киләчәк. Хокук бозучыларга түбәндәге штрафлар янаячак: вазифаи затларга — 60 меңнән 80 меңгә кадәр, юридик затларга — 400 меңнән 500 меңгә кадәр. Моннан тыш, җыю пунктларына яки хәрби частьләргә техника китерүне оештыру яки тәэмин итү буенча мобилизация планнарында каралган бурычны үтәмәгән өчен җәза кертелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар