16+

Кунакханәләрне «яшерен кунак»лар тикшерәчәк

Казанда 2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2017 елда Конфедерация кубогы һәм 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты узачак.

Кунакханәләрне «яшерен кунак»лар тикшерәчәк

Казанда 2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2017 елда Конфедерация кубогы һәм 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты узачак.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының «Туристлыкны үстерү үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Оксана Саргина һәм әлеге үзәкнең сыйфат департаменты координаторы Вероника Скурихина, Казанда зур халыкара чаралар көтелү сәбәпле, туристлык тармагына игътибарның көчәйтеләчәген хәбәр иттеләр.
Татарстанда хәзер 200 кунакханә һәм 200 ресторан эшли. Республика Хөкүмәте ярдәмендә, киләсе елның гыйнвар, февраль һәм март айларында кунакханәләрне һәм туристлык нокталарын «яшерен кунак»лар тикшереп чыгачак. «Бу акциядә, Казаннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм чит илләр белгечләре катнашачак. Алар кунакханәләрнең эшчәнлегенә бәя бирәчәкләр. Әйтелгән тәкъдимнәр һәм киңәшләр туристлык тармагындагы кимчелекләрне бетерергә ярдәм итәчәк», - диде Оксана Саргина.
Туристлыкны үстерү үзәге халыкара туристлык индустриясендәге тәҗрибәне, инновацияле технологияләрне республикага актив рәвештә кертүне, Татарстан кунакханәләрен дөньяга танытуны үзмаксат итеп куйган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading