16+

Шикәр комы һәм көнбагыш маен курыкмыйча ашагыз

Шушы көннәрдә интернетта ретейлерларның шикәр комы һәм көнбагыш маен сатып алуда проблемалар барлыкка килүе турында хәбәрләр таралды.

Шикәр комы һәм көнбагыш маен курыкмыйча ашагыз

Шушы көннәрдә интернетта ретейлерларның шикәр комы һәм көнбагыш маен сатып алуда проблемалар барлыкка килүе турында хәбәрләр таралды.

Җитештерүчеләр продукцияне сәүдә челтәрләренә тотрыклыландыру максатыннан хөкүмәт билгеләп куйган бәядән бирергә теләми икән. Беренче чиратта проблема төбәк ритейлерларында күзәтелә, дип яза “Известия”. Җитештерүчеләрнең кибетләргә продукцияне тиешле күләмдә китермәүләре турында да билгеле.

Шул ук вакытта ретейлерлар шикәр комын сатып алу күләмен дә кинәт арттырмакчы булган. Компанияләр бәяләрне тотрыклыландыру турындагы килешү 1 апрельдә гамәлдән чыга дип уйлап, шикәр җитештерүчеләр бәяләрне арттыра дип хафага төшкән. Эре сәүдә челтәренең шикәргә айлык ихтыяҗы 5 мең тонна, ә март аенда компанияләр җитештерүчеләргә 25 мең тонналык продукциягә заказ биргән. Бу күләм берничә айга җитәр иде, әмма җитештерүчеләр бу сценарий буенча эшләргә теләмәгән. Мәскәүдәге кайбер кибет киштәләрендә фиксацияләнгән бәядәге шикәр комы бөтенләй юк ди. Ә бездә шикәр һәм үсемлек маена дефицит күзәтелмәсме?

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәгеннән алынган хәбәрдән күренгәнчә, Татарстан шикәр һәм көнбагыш мае белән кирәкле күләмдә тәэмин ителгән. Бездә шикәр комы бер елга 331,9 мең тонна җитештерелә, халыкта аңа 93 мең тоннага ихтыяҗ бар.  Шикәр белән тәэмин ителеш 356,9 процентны тәшкил итә, ягъни кирәкле күләмнән өч тапкыр артык, аңа ихтыяҗ – 46 мең тонна, тәэмин ителеш – 1269,6 процент. “Бу продукцияләргә кытлык күзәтелми. Майлы культуралар һәм шикәр чөгендерен чәчү мәйданнарын, шулай ук аларны җитештерү күләмен киметү планлаштырылмый”, – диелә матбугат хезмәте хатында.

Министрлык исәпләү өчен бер кешенең еллык азык-төлек куллануның уртача нормалары алынганлыгын искәртә. Кеше уртача елына 24 килограм шикәр комы һәм 12 килограм май куллана.

Фото: "ШК" архивыннан

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading