Мари Эль Республикасында чыгучы “Безнең тормыш”, “Якташлар” газеталары редакцияләре коллективы Казанга мәдәни-эшлекле сәфәр ясады.
“Безнең тормыш” газетасында кушымта сыйфатында айга бер мәртәбә, “Без бергә” газетасы да чыгарыла. “Без бергә” газетасы Татарстан тарафыннан финанслана, әлеге басманы “Шәһри Казан” газетасы редакциясе әзерли.
Күршеләр “Татмедиа” составындагы “Шәһри Казан” газетасы, “Сабантуй” журналы, “Тәртип” радиосы редакцияләре эшчәнлеге белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар