Болгар һәм Свияжскига 1 майда яңа туристлык сезоны ачыла. Туристларны тарихи урыннарда киңкырлы программа көтә. Дөньядагы иң зур Коръәннең дә биредә икәнлеген искәртеп үтик. Идел Болгарстанында кешеләрне дәвалау тарихын яктырткан Табиб йортының да ишекләре бирегә килүчеләр өчен ачык булачак. Остаханәләрдә исә күн мозаикасы, тукучылык, зәркәнчелек эшләнмәләре белән танышырга була. Ак...
Болгар һәм Свияжскига 1 майда яңа туристлык сезоны ачыла. Туристларны тарихи урыннарда киңкырлы программа көтә. Дөньядагы иң зур Коръәннең дә биредә икәнлеген искәртеп үтик. Идел Болгарстанында кешеләрне дәвалау тарихын яктырткан Табиб йортының да ишекләре бирегә килүчеләр өчен ачык булачак. Остаханәләрдә исә күн мозаикасы, тукучылык, зәркәнчелек эшләнмәләре белән танышырга була. Ак мәчетне, Икмәк йортын да карарга онытмагыз. Яңа пешкән икмәкне авыл сөте белән ашауның нинди ләззәт икәнлегенә нәкъ биредә төшенергә мөмкинсез әле. Свияжск утрау-шәһәрчеге дә туристларга төрле күргәзмәләр, балалар өчен кызыклы уеннар, ат өстендә сәяхәтләр әзерли. Адашып йөрмәс өчен, һәр кешегә тарихи урыннарның татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләнгән картасын да бирәчәкләр, дип белдерә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар