16+

Модамы, әллә ихтыяҗмы? Яшьләр йокы режимын үти башлаган.

Көнбатыш илләрендә Z буыны вәкилләре, ягъни «зумерлар» (1997 елдан 2012 елга кадәр туган яшьләр) йокларга иртәрәк ята башлаган.

Модамы, әллә ихтыяҗмы? Яшьләр йокы режимын үти башлаган.

Көнбатыш илләрендә Z буыны вәкилләре, ягъни «зумерлар» (1997 елдан 2012 елга кадәр туган яшьләр) йокларга иртәрәк ята башлаган.

Алар традицион гадәтләрне үзгәртә: кичке сәгать 9-10да йокларга яталар, имеш. Яңа модалы тренд турында көнбатыш матбугаты яза. Хәтта бизнес та моны сизеп алган: Нью-Йорктагы кайбер кафе-рестораннар эш графигын үзгәртә ди. Хәзер алар иртәрәк эшли башлап, иртәрәк ябыла. 

18-35 яшьлек америкалылар исә йокы белән сәламәтлек арасында турыдан-туры бәйләнеш күрүләрен әйтә. Йокылары туйганчы йоклаганда, үзләрен яхшырак хис итәләр һәм күп нәрсәгә өлгерәләр ди. 

Казан федераль университеты клиникасының табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова исә бездә әлегә мондый тенденциянең күзәтелмәвен әйтә. Ә инде йокы режимының акыл эшчәнлегенә, эшкә сәләтлелеккә һәм эмоциональ халәткә уңай йогынты ясавы бәхәссез, ди ул. 
Кызганычка, аларга йокы режимы бозылудан өлкән яшьтәгеләр генә түгел, 20-30 яшьлекләр дә мөрәҗәгать итә икән. 

– Соңгы вакытта бу яшьтәге пациентларның саны чынлап та яшәрде. Сораша торгач, аларда йокы режимы бөтенләй булмавы ачыклана. Аны булдыру өчен ихтыяр көче һәм кичке “тормыш рәвешеннән” баш тарту кирәк. Уртача алганда, кеше 8-9 сәгать йокларга тиеш. Әмма кемгәдер 4-5 сәгать тә җитә. Бу аларның физиологик нормасы һәм ул генетика белән бәйле. Йокы – кешенең физиологик ихтыяҗы. Кеше бер генә төнне йокысыз уздырса да, ул моны үзе сизмәскә дә мөмкин, аңарда арыганлык барлыкка килә, игътибарлылыгы кими. Моны төрле тикшеренүләр дә раслый, – дип кисәтә табиб-сомнолог.

Моннан тыш, йокы җитмәү авыруларга каршы торучанлыкны да киметә икән. Йокы вакытында нейромидиаторлар – дирижер сыман организмны сәгать кебек эшләргә мәҗбүр итә торган махсус химик матдәләр эшләп чыгарыла. Шуңа күрә иммун системасы йокыга бик мохтаҗ. Шуңа да йокысы туйганчы йоклый торган кешеләр азрак авырый.

Бу тенденцияне кайберәүләр яшьләр арасындагы бер мода, үзләре турында сөйләттерәсе килү  дип кенә бәяли. Мода булып кына калмыйча, аның нәтиҗәлелеген чынлап та аңлап, шуңа күнексеннәр иде дип теләргә генә кала. 

Кешенең азрак йоклавы технологияләр үсеше белән дә бәйле икән. Америка илкүләм йокы фонды мәгълүматлары буенча, 1910 елда йокының уртача озынлыгы тәүлегенә 9 сәгать тәшкил иткән, 1975 елда – 7,5 сәгать, ә 2005 елда – 6,8 сәгать. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading