14 сентябрьдә модельер Ләйсән Хаҗиева чираттагы кием коллекциясен тәкъдим итәчәк. «Персона» модель агентлыгында узачак чараны ул үзе концерт та, тамаша да түгеллеген ассызыклады.
Скопировать ссылку
14 сентябрьдә модельер Ләйсән Хаҗиева чираттагы кием коллекциясен тәкъдим итәчәк. «Персона» модель агентлыгында узачак чараны ул үзе концерт та, тамаша да түгеллеген ассызыклады.
— Бу минем өчен могҗиза. Җырчы да, журналист та, язучы да үз иҗатын күрсәтәсе килгән кебек, минем дә үз эшемне күрсәтәсем килә. Шуны билгеләп үтәргә телим: мин реконструкция белән дә, тарихи костюмнар белән дә шөгыльләнмим, мин стилизация ясыйм. Ягъни без барыбыз да көндәлектә кия ала торган киемнәр ясыйм, - диде Ләйсән Хаҗиева.
«Милли стиль by Ләйсән Хаҗиева» кием күрсәтү программасы үз эченә берничә коллекцияне алган. Модельер татар костюмыныж борынгыдан алып, бүгенге көнгә кадәр үзгәрешен күрсәтергә теләгән. Һәр этап бер сүз белән билгеләнгән: «Тарих», «Зәвыкъ», «Затлылык», «Милли», «Стилле». Төрле коллекцияләр төрле тукымалардан эшләнгән. Монда ефәк тә, бәрхет тә, табигый мамык та бар. Төрле ташлар кулланылган.
Коллекция тәкъдим итүләре арасында артистлар чыгышлары да булачак. Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Рината Тэй чакырылган. Алып баручы – Илмир Ямалов.
Милли киемдә киенеп килегез дигәч, хатын-кызлар бүген калфаклар кия. Әмма бездә калфак кына түгел бит, башка бик күп матур киемнәр, элементлар бар, дип ассызыклады Ләйсән Хаҗиева.
— Бездә милли киемдә зур упкын барлыкка килде. Бер гасыр элек татарлар милли киемнән йөргән. Әмма аннары инкыйлаб була һәм милли кием тыела. Хәзер без яңадан мода революциясен ясыйбыз. Безгә менә шушы 100 елны куып җитәргә кирәк. Һәм бу бик тиз башкарылырга тиеш, - ди Ләйсән Хаҗиева.
Комментарийлар