16+

Мөмкинлеге чиклеләрнең «Омтылыш»ы

18-20 сентябрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә беренче тапкыр мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр өчен «Омтылыш» сменасы узачак.

Мөмкинлеге чиклеләрнең «Омтылыш»ы

18-20 сентябрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә беренче тапкыр мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр өчен «Омтылыш» сменасы узачак.

Төрле авырулары булган 14тән алып 35 яшькә кадәрге кешеләр өчен оештырылган бу смена һөнәри ориентация, белем бирү, сәламәтләндерү максатларын күздә тота. Төп тема исә социаль проектлар булдыру. Яшьләргә төрле грант программалары турында сөйләячәкләр, аларны язарга һәм тәкъдим итәргә өйрәтәчәкләр.

-   Сменаның максаты – форум катнашучыларын социаль өлкәдә үз проектларын булдыруга канатландыру, аларны тормышка ашыру өчен эш инструментлары бирү. Шулай ук катнашучыларга теләгәненә ирешү өчен һәркемнең дә мөмкинлеге булуын күрсәтергә телибез, - ди ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина.

Сменада 58 мөмкинлеге чикле активист һәм аларны озатып килгән 26 кеше катнашачак. Бүгенге көндә инде гаризалар кабул итү тәмамланган. Бу чара турында мәгълүматлар республиканың барлык районнарына, мөмкинлеге чикле кешеләр белән эшли торган оешмаларга юлланган. Иң башта гариза бирүчеләр бик аз булган. Әмма мәгълүматны тарата торгач, билгеләнгән күләмдәге катнашучылар җыелган. Инде хәзер башка кешеләрне кабул итү мөмкинлеге юк, диделәр оештыручылар.

Софья Мостафина сүзләренчә, бу сменаны оештыру бер дә җиңел булмаган. Катнашучылар арасында ишетү сәләте, күрү сәләте бозылганнар, хәрәкәт итә алмаучылар, соматик авыруларга ия кешеләр бар. Уңайлы мохит турында сүз барганда исә, күпчелектә, пандуслар, лифтлар турында гына сөйлибез. Әмма бит мөмкинлеге чикле дигәндә, йөри алмаган кеше генә күздә тотылмый.

Ишетмәгән кешеләргә сурдотәрҗемәчеләр кирәк, күрмәгән-ишетмәгәннәргә тифлосурдотәрҗемәчеләр таләп ителә. Моны оештыру бик тә кыен булган. Әмма нәтиҗәдә, барысы да тәэмин ителгән. Өч көндә алар бер-берсе белән танышып, командаларга берләшеп үз идеяләрен формалаштырачак. Спикерлар арасында мәртәбәле кунаклар да, федераль дәрәҗәдәге экспертлар һәм башкалар бар.

Сменаны ел саен үткәрергә ниятлиләр.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading