16+

Мотоциклларга кагылышлы яңалыкларны колагыңа “матай”

Татарстанда автоинспекциядә теркәлгән мотоцикллар саны – 14 437.

Мотоциклларга кагылышлы яңалыкларны колагыңа “матай”

Татарстанда автоинспекциядә теркәлгән мотоцикллар саны – 14 437.

Җитмәгән җәйне ашыктырырга ярамый

Казанда узган ел мотоциклчылар катнашында 63 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 кешенең гомере өзелгән, 69ы төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.

– Мотоцикл – хәвефле транспорт чарасы. Аны идарә итү өчен шактый тәҗрибә-осталык кирәк. Мотоциклда югары тизлектә йөрү мотоциклчының үзенә дә, башкаларга да куркыныч тудыра. Югары тизлектә барган мотоциклны кискен туктатырга ярамый. Узган елның 8 июлендә 22 яшьлек егет Казанның Әмирхан урамында югары тизлектә җиңел автомобильгә килеп бәрелеп һәлак булды. Узган ел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганы өчен мотоциклчыларга карата 2 мең 933 административ чара күрелде,- диде Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Эльнар Садриев журналистлар белән очрашуда.

Кыш буена гаражда яки сарайда торган ике тәгәрмәчле аргамак сагындыра, әлбәттә. Мәктәп еларында малайлар җыйнаулашып, кыш көне дә мотоциклларыбызны кабызып, урамнарда җилдергән чаклар хәтердә. Кесәдә “права”да һәм башта “каска” да юк. 

– Казанда бистәләр күп, андагы мотоцикллар хәрәкәтен күзәтчелектә тотасызмы?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– Бистәләргә игътибарны көчәйттек. Ата-аналар яшь балаларына да пидбайклар, ягъни, кечкенә мотоцикллар сатып алып бирә башладылар. Мондый бүләкләрнең баланың имгәнүе, тагын да зуррак фаҗига белән тәмамлану ихтималы турында уйласыннар иде. Узган ел Казанда пидбайк идарә иткән 12 яшьлек үсмер Бегичев урамында бәрелеп имгәнде. Җәй әле җитмәде, ләкин Казан урамнарында мотоциклчылар күренә башлады инде. Юл өслеге җылынып һәм кибеп бетмәгән вакытта мотоциклларда йөрү ышанычлы түгел, ашыгу ярамый,-дип кисәтте Эльнар Садриев.

Елның һәр ае – мотоцикл
– Казанда 2008 елда хатын-кыз мотоциклчыларның “WindRose mcc Kazan” мотоҗәмгыятен оештырдык. Без -  елның айлары санынча 12 кыз. Ир-ат мотоциклчылар безгә карата дустанә мөнәсәбәттә тора, кирәк чакларда ярдәмгә киләләр,-ди хатын-кызларның мотоҗәмгыяте әгъзасы Елена Желтухина.-Юл хәрәкәте иминлеген көчәйтү максатында, “Игътибар, мотоцикл!” акциясе үткәрү башлангычы белән чыктык. Акция кысаларында мотоциклчылар һәм автомобильчеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалаячакбыз. 

Мотоҗәмгыять әгъзасы Нәргизә Шәрипова таныштырганча, Казанның хатын-кызлар мотоҗәмгыяте 13 апрельдә 12.00 сәгатьтә “Урам” экстрим паркында һәм 28 апрельдә 12.00 сәгатьтә “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда агитация-пропаганда чарасы үткәрәчәк. 

Казанда быел мотосезонны ачу 11 майда яки 24 майда булыр, дип уйланыла. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading