16+

Әнвәр Хуҗиәхмәтов: Ул әсәрне 100 тапкыр укып чыкканмындыр

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә - Әнвәр Хуҗиәхмәтов, педагогика фәннәре докторы, профессор, академик: - Мәгариф өлкәсендә эшләүче кеше буларак, мин балалар әдәбияты белән кызыксынам. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә торган «Мәктәп китапханәсе» дигән сериягә кергән китапларны укып барам. Һәрбер китапка әдипнең тормыш һәм иҗат юлы, аның сайланма әсәрләре...

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә - Әнвәр Хуҗиәхмәтов, педагогика фәннәре докторы, профессор, академик:
- Мәгариф өлкәсендә эшләүче кеше буларак, мин балалар әдәбияты белән кызыксынам. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә торган «Мәктәп китапханәсе» дигән сериягә кергән китапларны укып барам. Һәрбер китапка әдипнең тормыш һәм иҗат юлы, аның сайланма әсәрләре кертелгән. Иң соңгы укыган китабым балалар язучысы Роберт Миңнуллинга багышланган. Анда шигырьләре, публицистикасы, тәнкыйть язмалары кергән. Шагыйрь балаларның психологиясен нечкә тоемлый белә, күп кенә шигырьләре юмор, хәтта ки сатира белән язылган. Балалар язучылары Резеда Вәлиева, Җәүдәт Дәрзаман иҗатын да яратам.
Кечкенә вакытымнан бирле мөкиббән китеп укыган китабым - Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары». Әлеге фантастик повестьны йөз тапкыр укып чыкканмындыр. Соңгы вакытларда да алып укыдым әле мин аны. Күңелгә кереп калган китапларымның берсе шул. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен, «Алтын йолдыз»ын бик яратам.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading