16+

Өч бүлмәле фатирга бәяләр күбрәк арта

Фатир алырга теләүчеләр өчен яңалык бар. Ул да булса – ташламалы ипотека буенча беренче кертемнең күләмен арттырырга җыеналар.

Өч бүлмәле фатирга бәяләр күбрәк арта

Фатир алырга теләүчеләр өчен яңалык бар. Ул да булса – ташламалы ипотека буенча беренче кертемнең күләмен арттырырга җыеналар.

Ил хөкүмәте ташламалы ипотека механизмына үзгәрешләр кертү турында фикер алыша, дәүләт программалары буенча беренче кертем 20 процентка кадәр артырга мөмкин. Көнчыгыш икътисади форумда Төзелеш министры урынбасары Никита Стасишин да моны раслаган. 

Хәзер яңа төзелә торган йортларга ташламалы ипотека һәм "Гаилә ипотекасы" буенча беренче кертем кимендә 15 процентны тәшкил итә.
Фатир бәяләре дә артып тора. Белгечләр әйтүенчә, икенчел торакка бәяләр бер елда 13 процентка күтәрелгән. Узган елның август ае белән чагыштырганда, ике һәм өч бүлмәле фатирлар – 14, дүрт бүлмәлесе – 11, бер бүлмәле 9 процентка кыйммәтләнгән. 

Соңгы елларда халык арасында авыл ипотекасы да популяр. Шны истә тотып, Дәүләт Думасы депутаты, бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин авыл ипотекасы программасын яңартырга һәм тулыландырырга, аерым алганда дача алганда кулланырга тәкъдим итә.

Парламентарий искәрткәнчә, Россиядә авыл территорияләрен үзләштерү курсы алынган, һәм шуңа өстәп авыл ипотекасы торак базарында үзенең кирәклеген күрсәткән. "Дәлил буларак, 2023 елның гыйнвар-июнь айлары статистикасын китерергә була: "Авыл ипотекасы" программасы буенча 20 миллиард сумнан артык суммага 8 мең кредит бирелгән. 2023 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда алты тапкырга күбрәк", – дип белдергән Чаплин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

2

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading