27 апрель көнне безнең илдә беренче тапкыр Россия парламентаризмы көне билгеләп үтеләчәк. Ул 1906 елда Дәүләт Думасы - ватан тарихында Россиядә парламентаризмга нигез салган беренче демократик институт эшли башлаган көн булып тора. Быел шулай ук тагын бер мөһим вакыйга булуы көтелә - Россия Конституциясенә 20 ел тула. Шуларга бәйле рәвештә,...
27 апрель көнне безнең илдә беренче тапкыр Россия парламентаризмы көне билгеләп үтеләчәк. Ул 1906 елда Дәүләт Думасы - ватан тарихында Россиядә парламентаризмга нигез салган беренче демократик институт эшли башлаган көн булып тора. Быел шулай ук тагын бер мөһим вакыйга булуы көтелә - Россия Конституциясенә 20 ел тула. Шуларга бәйле рәвештә, республикабызда күптөрле чаралар үткәрелүе көтелә. 27 апрельгә кадәр, ТР Дәүләт Советы башлангычы белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында республиканың барлык мәктәпләрендә, Россия парламентаризмы көненә багышлап, парламент дәресләре уза. Темасы - «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары», дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте. Бу дәресләрнең максаты - укучыларның фикер сөрешен киңәйтү, аларны дәүләт символлары белән таныштыру һәм аларга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Шул уңайдан, атна башында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәренең 7 нче мәктәбе укучылары белән парламент дәресе уздырды. РФ Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан да дәресләр үткәрелү көтелә.
Парламент дәресләреннән тыш, тагын күптөрле чаралар уздыру планлаштырыла. Әйтик, 27 апрель көнне әлеге ике дата уңаеннан рәссамнарның иҗади очрашуы үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар