16+

Перу караклары

Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр барган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында Перу гражданнары Англия туристларының әйберләрен урлаган.

Перу караклары

Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр барган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында Перу гражданнары Англия туристларының әйберләрен урлаган.

- Гомүмән, чемпионат хәвеф-хәтәрсез узды,-диде Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников.-Иминлекне тәэмин итәргә казанлыларга Татарстан һәм күрше-тирә республикалар полиция хезмәткәрләре, эчке гаскәрләр хәрбиләре булышты. Җәмәгать тәртибен барлыгы 7,5 мең хезмәткәр саклады.

Казан спортчыларга, туристларга хөрмәт күрсәткән. "Спорт җитәкчеләре, спортчылар һәм тренерлар "Казанда дөнья тарихында иң яхшы чемпионат булды" дип өйттеләр. Ярышларны оештырудан, яшәү һәм туклану дәрәҗәсеннән бик канәгать калдылар", - диде шәһәрнең физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев.

Валерий Красильников сөйләгәнчә, кайбер спортчылар ресторанда яки спорт залында телефонын онытып калдырган, ләкин полиция хезмәткәрләре әйберләрнең хуҗаларын тиз тапкан.

Мәсәлән,Франция спортчысы үзенең универсаль ачкычын югалтканга бик нык хафага төшкән. Полиция хезмәткәрләре кунакханәдә эзләнә торгач, әлеге ачкычны күрше бүлмәдә тапкан. Спортчы үзенең ачкычын иптәшләрендә онытып калдырган булган.

Англиядән 52 яшьлек хатын үзенең ире белән, Англия командасы составында чыгыш ясаучы, кызлары өчен җан атарга килгәннәр. Кунакханәдә 5 августта ресторанга тамак ялгарга төшкәннәр болар. Хатын планшет компьютер һәм 500 АКШ доллары салынган сумкасын урындыкларның берсенә куйган да, ризыклар алып килергә киткәннәр. Кире килсәләр, сумканы "чистартырга" өлгергәннәр.

- Кунакханә ресторанындагы видеокамералар ярдәмендә каракларның фотороботы булдырылды. Полиция хезмәткәре аларны шәһәр үзәгендә тоткарлады. Европа аша кергән Перу гражданнары - 56 яшьлек ир белән 53 яшьлек хатын булып чыкты болар. Планшетны Казандагы Арча зиратына ташлаганнар, хәзер караклык буенча тикшерү эшләре бара, - диде Валерий Красильников.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading