Пионер оешмасына нигез салынуга 2012 елның 19 маенда 90 ел тулды. Бу көн күпсанлы пионервожатыйлар, бүгенге көндә дә балалар белән эшләүчеләргә генә түгел, балачаклары пионер булып узган өлкән буын кешеләре өчен дә истәлекле.
Быелның 20-22 май көннәрендә Биектау районының Бөреле станциясендәге «Костер» республика балалар сәламәтләндерү-укыту үзәгендә «Пионериягә - 90» слеты узды.
Һәр муниципаль берәмлектән 3әр кеше - җитәкче, балалар хәрәкәтеннән бер ветеран һәм республика бәйгеләрендә җиңгәннәр арасыннан бер бала чакырылган иде бу чарага.
21 майда слетта катнашучылар тарафыннан агачлар утыртылып, «Пионериягә - 90» аллеясына нигез дә салынды. Шул рәвешле өч аллея утыртылды.
Ветераннар өчен «Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались» дип аталган истәлекләр кичәсе оештырылган иде. Өлкәннәр чәй өстәле артында тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Яшьлектә пионер булганнар «Киләчәкнең балалар оешмаларына теләкләребез» акциясендә дә бик теләп катнаштылар.
Зур учак янында җырлар җырлап тәмамланган слет балачак дөньясының үткәндәге, хәзерге һәм киләчәк хыялларын берләштергән чарага әйләнде. Бу датаны Россия Федерациясе субъектларында, ерак һәм якын чит илләрдә билгеләп узу пионерия мирасының саклануын гына түгел, балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең киләчәк турында кайгыртуларын да күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар