16+

Поезд пассажирлары өчен сентябрь аеннан яңа кагыйдәләр кертелде.

Тиешле документны Россия Транспорт министрлыгы әзерләгән, дип яза “Известия”.

Поезд пассажирлары өчен сентябрь аеннан яңа кагыйдәләр кертелде.

Тиешле документны Россия Транспорт министрлыгы әзерләгән, дип яза “Известия”.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, ерак араларга йөри торган поездларда плацкарт һәм купеларның аскы киштәләре пассажирлары үзләренең "өстәге күршеләрен"ә өстәл янында урын бирергә тиеш. Моның өчен төгәл вакыт та куелган: иртәнге сәгать 7дән 10:00гә, көндез 12:00дән 15:00гә һәм кич 19:00дән 21:00гә кадәр, әмма ярты сәгатьтән артык түгел. 

Федераль пассажир компаниясендә билгеләп үтүләренчә, бу пункт юлдашлар арасында низагны хәл итү җиңелрәк булсын өчен кертелгән. Шул ук вакытта пассажирлар билетларда күрсәтелгән үз урыннарында барырга тиеш.

Билет дигәннән, яңа кагыйдәләрдә поездга билет сатып алырга мөмкин булган документлар исемлеге дә төгәлләштерелә. Аларга Россия гражданины яки чит ил паспорты, хезмәт һәм дипломатик паспорт, шәхеснең вакытлыча таныклыгы, туу турында таныклык һәм башка документлар керә. Шул ук вакытта билетны документның гамәлдә булу вакыты чыкканнан соң 90 көн эчендә сатып алырга мөмкин. Бу кагыйдә поездга утырганда да гамәлдә.

Моннан тыш, әгәр дә 14 яшьлек балага билет туу турында таныклык буенча сатып алынган булса, поездга утырту таныклык йә паспорт буенча рөхсәт ителә, әмма шәхси мәгълүмат үзгәртелгән булу шарт. 

Билетларында икедән артык булмаган хата ясалган пассажирларны да поездга утырта алалар – хата исем-фамилиясендә һәм шәхеснең паспорты йә башка таныклыклары сериясендә (йә булмаса номерында) булганда. Мәгълүматларда төгәлсезлекләр күбрәк булса, билетны яңадан рәсмиләштерергә туры киләчәк.
 2023 елның 1 сентябреннән ерак аралардагы электричкалар һәм поездлар вагоннарында музыка коралларында уйнауга карата да яңалыклар бар. Шулай ук "тавыш көчәйтү чараларын", ягъни микрофоннар һәм колонкаларны куллануга чикләүләр кертелә. Искәрмәләр ишетү аппаратлары һәм колакчыннарга гына карый – аларны чикләүләрсез файдаланырга рөхсәт ителә.

1 сентябрьдән контролерлар яки поезд бригадасы хезмәткәрләре 16 яшьтән кечерәк булган һәм өлкәннәр ярдәмендә юлга чыккан билетсыз пассажирны поезддан төшереп калдырырга хокуклы түгел. Бу очракта әлеге пассажирларны эчке эшләр органнарының балигъ булмаган хезмәткәрләренә тапшырырга кирәк.
Яңа кагыйдәләр кечерәк этләр белән сәяхәт итүчеләргә дә кагыла.

Аларны читлек яки контейнерсыз гына алып барсалар, зур этләргә кагылышлы кагыйдәләр үтәлергә тиеш: эт идәндә ятсын, аңа борынчык кидертелсен һәм муенчаклы бауда булсын. Хуҗасына шулай ук аерым купе сатып алырга туры киләчәк, шул ук вакытта этләр һәм аларны озатып йөрүчеләр саны бу купедагы урыннар саныннан артмаска тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading