Узган атнада башкалабызда «Премиум» төбәкара тернәкләндерү үзәгендә Ачык ишекләр көне булып үтте. Ул көнне бирегә килгән һәр кеше теләгән очракта белгечләр тарафыннан бушка аноним консультация уза алды.
«Премиум» - хәмер, наркомания белән бәйле булган төрле физик һәм психологик проблемаларны хәл итү юнәлешендә эшләүче, заманча җиһазландырылган төбәкара дәвалау-тернәкләндерү үзәге ул.
Ачылыш тантанасында чыгыш ясаган психиатр-нарколог, психотерапевт, үзәкнең генераль директоры Эдуард Абрамов «Премиум»ның башка медицина үзәкләреннән төп аермасы - психологик яктан тернәкләндерү методикасының әһәмияте хакында сөйләде.
Ачык ишекләр көненә килгән халык Казанда урнашкан Төбәкара тернәкләндерү үзәгенең яңа палаталары, дәвалану-тернәкләндерү чаралары, берәмләп һәм төркемләп психотерапия уздыру, процедура бүлмәләре белән таныша алды.
Без тормышта нинди генә очрак булса да - алкоголизм, наркомания булсынмы ул, профессиональ психотерапевтларга, гомумән, табибларга мөрәҗәгать итүдән читләшәбез. «Чирен яшергән - үлгән», - ди бит татар халкы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар