«Культура» дигәч, билгеле инде, иң беренче чиратта күз алдына театрлар, музейлар, китапханәләр, концерт заллары, сәнгать уку йортлары, күргәзмәләр килеп баса. Бу яктан караганда, Казан бик тә бай рухи тормыш белән яши, дип горурланып әйтергә була. Соңгы елларда барлыкка килгән Аксенов фестивале, Константин Васильев музее, язучыларның ишегалды очрашулары, төрледән-төрле китап ярминкәләре шәһәребезнең рухи дөньясын тагын да баетып җибәрде. Кемгә - нәрсә, кәҗәгә - кәбестә дигәндәй, бу яңалыкларга милли бизәкләр өстәп, берәр атаклы татар язучысына яисә сәнгать әһеленә багышлап, «Аксенов-фест» кебек татарча «фестлар» оештырылса, шәһәрдә үткәрелә торган мәдәни чараларда татар теленә, татар музыкасына, татар сәнгатенә дә зуррак урын бирелсә, рухи дөньябыз тагын да баебрак китәр иде. Бу үзебез өчен дә, туристларны күбрәк җәлеп итү ягыннан да нәтиҗәле эш булыр иде.
Узган елны Илсур Рәис улының туган шәһәре Түбән Камада Тукай исемендәге гаҗәеп гүзәл һәм уңайлы «Уку паркы» булган заманча уникаль китапханә барлыкка килде. Без, еш кына: «хәзер халык китап укымый, китапханәләргә кеше аз йөри», - дип кабатлыйбыз. Ә менә Түбән Камадагы әлеге заман таләпләрен истә тотып яңартылган китапханәгә йөрүчеләр, китап укучылар саны бер ел эчендә биш тапкырга арткан! Бүгенге китапханә ул - китап уку өчен генә түгел, ә үзара фикер алышу, очрашу-танышу, әдәбият-сәнгать әһелләре, күренекле шәхесләр белән аралашу урыны да булырга тиеш. Бу эшне, минемчә, иң беренче чиратта, китапханәләрнең материаль-техник нигезен ныгытудан, аларны кирәкле әдәбият, вакытлы матбугат, заманча техника һәм җиһазлар белән тиешенчә тәэмин итүдән, яңа микрорайоннарда мәдәни объектлар төзүдән башларга кирәк. Белүебезчә, Казаныбызда хәзер, барыбызны да сөендереп, гаҗәеп зур һәм матур зоопарк бинасы төзелеп ята. Киләчәктә башкалабызда зоопарк бинасы кебек мәһабәт китапханәләр, концерт заллары, башка мәдәният объектлары төзелер, искеләре төзекләндерелер, маймылларга һәм зоопарк хезмәткәрләренә, зоопаркка йөрүчеләргә карата булган ихтирамлы мөнәсәбәт китапханәчеләргә һәм китап укучыларга да күрсәтелер дип ышанабыз.
Татарстаныбызны, Казаныбызны дөньяга таныту өлкәсендә мәдәни чараларыбызның әһәмияте бик зур. «Народ требует хлеба и зрелищ!» - дип борынгылар юкка әйтмәгәннәрдер бит. Аллага шөкер, хәзер күбебезнең тамагы тук, өсте бөтен. Ә шулай да әлегә ризыкларыбызның төрлелеге, табыннарыбызның миллилеге белән артык мактана алмыйбыз. Миллионлы Казаныбызда, дистәләгән япон, кытай, грузин, үзбәк, төрек, таҗик рестораннары булып та, татар һәм рус халкының туристларны җәлеп итәрлек милли ризыклары белән сыйлый торган затлы ашханәләребез әлегә бармак белән генә санарлык. Ә милли аш, милли ризык - шулай ук милли культураның бик мөһим өлеше ул.
Аннары Татарстанны, Казанны, татар халкын хәзер шулай ук милли бәйрәмебез Сабан туйларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма, ни сәбәптәндер, элек-электән, башта - җиде районның җидесендә, аннары шәһәрнең биш урынында уздырыла торган иң популяр милли бәйрәмебез соңгы елларда бер урында гына үткәрелә башлады. Мондый зур масштаблы бәйрәмнәр үткәрүне глобальләшү шаукымы белән аңлатып булса да, аның уңайсызлыклары турында да әйтергә кирәктер. Әлеге зур бәйрәмне - глобаль Сабан туен, беренчедән, бик теләсәң дә, күреп һәм колачлап бетерү мөмкин түгел, аннары аңа теләсә кем барып җитә дә керә дә алмый. Икенчедән, һәр район аерым, мөстәкыйль үткәрә торган Сабан туенда шушы тирәдә яшәүчеләр үз районнарының казанышлары, мәдәни-рухи дөньясы белән якыннан таныша алалар, бер-берсенә тагын да якынаялар. Һәр район, башка районнар белән ярышып, Сабан туена яңа төсмерләр, яңа бизәкләр өсти. Хәтта 10-15 мең кешелек Әтнә, Теләче, Кайбыч кебек район үзәкләрендә дә ел саен гөрләтеп Сабан туйлары үткәрә алганны, Казанның икешәр йөз меңле районнарын Сабантуйсыз калдыру һич кенә дә дөрес түгелдер. Россиянең татарлар яшәгән бик күп төбәкләрендә, район үзәкләрендә, хәтта Нью-Йоркта, Вашингтонда, Сан-Францискода, Монреальдә, Парижда, Берлинда, Истанбулда, Австралиядә үткәрелә торган Сабан туе татар халкының рухи башкаласы булган Казаныбызның һәр районында да үткәрелсә, бер дә артык булмас иде. Бу - минем фикерем генә түгел, бу хакта Дәүләт Советына Казан кешеләре һәм Казан кунаклары бик еш мөрәҗәгать итә. Әле күптән түгел генә кабул ителгән «Матди булмаган мәдәни ядкарьләр турында»гы законыбыз милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны саклау һәм үстерү өчен өстәмә мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз.
Заманында без композитор Илгиз Закиров белән, Казаныбызга багышлап, «Бәхетем башкаласы» дигән җыр язган идек. Ул җырны без генә түгел, киләсе буыннар да яратып җырласын, Казан каласы безгә генә түгел, алар өчен дә «бәхет башкаласы»на әверелсен иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар