16+

“Рәхмәт сезгә, намаз да, Коръән дә укырга өйрәндек”

2021 елда Татарстан мөселманнары диния нәзарәте белән “Хозур” нәшрият йорты беренче татар онлайн-мәдрәсә проектын булдырган иде. Хәзер бу мәдрәсәдә русча да укып була. 

“Рәхмәт сезгә, намаз да, Коръән дә укырга өйрәндек”

2021 елда Татарстан мөселманнары диния нәзарәте белән “Хозур” нәшрият йорты беренче татар онлайн-мәдрәсә проектын булдырган иде. Хәзер бу мәдрәсәдә русча да укып була. 

Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында һәм шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан яңа зур проект – рус телендә онлайн-мәдрәсә эшләтеп җибәрелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп узганча, татар онлайн-мәдрәсә проекты уңышлы булып чыккан. Һәм халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә күрә, аның русчасын да булдыру мөһимлеге турында сорау килеп туган. 

– Әлбәттә, иң беренче беренче чиратта мәчеткә йөреп өйрәнергә кирәк. Тик мондый мөмкинлекләре булмаганнарга онлайн форматта өйрәнү варианты гына кала, – дип, мөфти дини гыйлем алуның зарурлыгын ассызыклап үтте.  

Онлайн-мәдрәсә диния нәзарәте тарафыннан Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кысаларында эшләнгән уку-укыту программасына нигезләнгән. Ресурста җиде төп ислам дисциплинасы өйрәнелә: ислам хокукы, гакыйдә, Коръән һәм тәфсир, әхлак, гарәп теле һәм тәҗвид, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм Россиядә ислам тарихы. Шунда ук намаз укырга өйрәнү өчен дә видеодәресләр бар. 

–  Онлайн-мәдрәсәдә укучыларга гомуми вакыты 48 сәгатькә исәпләнгән дәресләр тәкъдим ителә. Аларны өч вариантта: видео, аудио һәм текст форматында өйрәнергә була. Теләгән кеше үзенә җайлы булганын сайлап ала ала. Һәр дәрес ахырында тестлар бирелә. Шуларны үтәгәч кенә, икенче дәрескә күчә аласың. Дәресләрне үзең теләгән вакытта ачып карау мөмкинлеге бар, – дип аңлатып үтте мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин.

Татар онлайн-мәдрәсәсе платформасының популяр булуын спикер китергән саннардан да күреп була. Узган ел анда 14 385 кеше теркәлгән. Шуларның 77се программаны тулысынча үзләштергән. Мәдрәсә эшли башлаганнан бирле 475 кеше укуын тәмамлаган. Укучыларның 43 процентын 44 яшькә кадәргеләр алып тора икән. 60 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Россия татарларыннан тыш, платформага Казахстан, АКШ, Кыргызстан, Үзбәкстан, Германиядән 800ләп кеше теркәлгән. Европа, Азия, Төньяк Америка илләреннән белем алучыларның саны 100гә җитә. 

–  Онлайн-мәдрәсәдә укучылар шалтыратып, елый-елый рәхмәтләрен җиткерәләр. Без намаз, Коръән укырга өйрәндек, дип сөенечләре белән бүлешкәч, дөрес юнәлештә эшләвебезгә тагын бер кат инанабыз, – ди Ришат Хәмидуллин.

Онлайн-мәдрәс https://medrese.tatar/ платформасында, шулай ук iOS һәм Android нигезендә смартфоннар өчен булдырылган бушлай мобиль кушымтада эшли. Аны Play Маркет һәм App Storeдан бушлай йөкләп алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading