16+

Россия килькасыз калырга мөмкин

Сәүдә киштәләреннән Россиядә иң популяр саналган килька балыгы февраль аенда ук югалырга мөмкин, дип хәбәр итә «Рыбный союз».

Россия килькасыз калырга мөмкин

Сәүдә киштәләреннән Россиядә иң популяр саналган килька балыгы февраль аенда ук югалырга мөмкин, дип хәбәр итә «Рыбный союз».

Гыйнвар ахырында балык эшкәртүчеләр аның соңгы запасын сатуга әзерләячәк, ни өчен дигәндә, Россельхознадзор чит илдән килька балыгын кертүне тыйган. Ә әлегә кадәр аны Россиягә Эстониядән кертәләр иде. Үзебезгә исә гомуми тотылган балыкның өчтән бер өлеше генә туры килә. «Кибетләрдә хәзер әзер килька запасы сатыла», - ди «Рыбный союз»ның башкарма директоры Сергей Гудков. Аның әйтүенчә, балыкны нәкъ менә иң күп тотылган вакытында кертүне тыю ситуацияне тагын да катлауландырырга мөмкин, чөнки безнең балык эшкәртүчеләр чималны бу чорда күпләп алып куя иде. Балык базары вәкилләре исә, бу вазгыять барыннан да элек аз керемле гаиләләрнең кесәләренә сугарга мөмкин. Килька балыгы диңгез продуктлары арасында иң арзанлысы, аның бәясен кискен күтәреп куеп булмый, бөтенләй алмый башлаулары мөмкин, дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading