16+

Рөстәм Миңнеханов: «Башка мондый урынны теләсәң дә таба алмассың» (ФОТОЛАР)

Ел саен сәлкешләр Биләргә, бабаларыбыз җиренә, юл тота. Берничә атна үз тормышы белән көн күргән унике алан нәкъ менә Хуҗалар тау итәгендә кавыша. Быел "Сәләт" өчен икеләтә юбилей. Сәлкешләрнең Биләргә кайтуына егерме, ә "Сәләт" халыкара форумы үткәрелә башлауга биш ел.

Рөстәм Миңнеханов: «Башка мондый урынны теләсәң дә таба алмассың» (ФОТОЛАР)

Ел саен сәлкешләр Биләргә, бабаларыбыз җиренә, юл тота. Берничә атна үз тормышы белән көн күргән унике алан нәкъ менә Хуҗалар тау итәгендә кавыша. Быел "Сәләт" өчен икеләтә юбилей. Сәлкешләрнең Биләргә кайтуына егерме, ә "Сәләт" халыкара форумы үткәрелә башлауга биш ел.

- «Сәләт» форумы - безнең өчен ел саен башкарылган эшебез нәтиҗәсе. Быел биредә яңа кешеләр күп иде. "Сәләт"кә беренче тапкыр килгәннәрнең рухланып кайтып китүе, янәдән безгә килергә теләве үзе зур күрсәткеч, - диде «Сәләт» фондының башкаручы директоры Тимур Сөләйманов.

"Сәлкеш"ләр өчен кадерле кунак булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел да нәни дуслары белән очрашты. Президент иң элек "Фәнсар" фәнни-белем бирү үзәгендә булды. Соңыннан чатырларда үткәрелгән төрле мастер-класслар белән танышты. "Экотатарстан" чатырында Рөстәм Миңнеханов "Сәләт" оешмасы активистлары белән очрашты.

- Янәдән сезнең белән Биләр җирендә күрүшүемә шат. Ел саен "Сәләт"тә ниндидер үзгәреш була. Менә мунча, бассейн төзеп куйгансыз. "Сәләт" безнең гореф-гадәтләрне, телебезне саклау, шул ук вакытта замана таләпләренә туры китереп белем бирү мәйданчыгы да. Быел экология темасына тукталгансыз икән, форумны ел саен шулай төрле юнәлештә оештырырга кирәк. Алдан ук әзерләнгән проектның файдасы зуррак булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов.



Тимур Сөләйманов Биләр җирендә Халык ара форумга әзерләнү өчен бер айдан артык вакыт үткәнен искәртеп китте. Ул Президентка шулкадәр көч белән төзелгән чатырлы "Сәләт" шәһәрчеген тагын да күбрәк кулланырга, форумны ике сменада оештырырга тәкъдим ясады. Бу очракта биредә сигез меңгә кадәр кеше катнашып, төрле юнәлешләр буенча белем алачак.


- Минемчә, бу бик яхшы мәйданчык. Мондый урынны бүтән теләсәң дә таба алмассың. Инфраструктура булгач, аны максималь рәвештә кулланып калырга кирәк. Мин идеяне тулысынча хуплыйм, - диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов форумның тематик планын төзегәнлдә "сәлкеш"ләрнең дә фикеренә колак салырга кушты.



"Сәләт"кә нигез салучы Җәүдәт Сөләйманов Президентка "Сәләт"не онытмавы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.



- "Сәләт"нең бүгенгесе - ул сезнең ярдәм нәтиҗәсе. Без аны хәлдән килгәнчә алып бардык. Ә сез безне күреп, аны зур бер хәрәкәткә, зур мөхиткә, системага әверелдегез. Акыллы балаларны сайлап, барлап, биредә аларга мөмкинлек тудырдыгыз, - диде Җәүдәт Сөләйманов. "Сәлкеш"ләр җитәкчеләре сүзләренә кушылып "Әфәрин" дип дәррәү катты.



Сәхнә янында Рөстәм Миңнехановны инде өч меңнән артык бала көтә иде, кадерле кунакларын алар зур флеш-моб белән каршы алды.

Мин сезне фотога төшереп, инстраграмга куйдым, мактандым, - дип елмайды Президент. - Кеше капиталы турында күп сөйлибез. Һәр илнең киләчәге кешеләрдән тора. Ә Татарстанның киләчәге сездә! - диде ул.



Ашханә җиренә җитүгә "Аш булсын! Бергә булсын" дигән сүзләр ишетелә. "Сәлкеш"ләр бер-берсенә әнә шулай тәмле булсын дип тели. Көн буе чабып, йөреп, сөрәннәр өйрәнеп ачыккан карынга бу сүзләр май кебек ята. АКШның Огайо штатыннан килгән Мәрьям Байназарның иң яраткан сүзе дә бу. Үзләрендә рус теле буенча өстәмә дәресләр алганга, татар теленә караганда русча камильләк сөйләшә. Нәкъ менә сөрәннәр аша биредә туган телен дә үзләшетерә башлаган инде.



Бүгенге көндә Мәрьям Огайо Дәүләт институтының беренче курсында белем ала.
- Минем апам унбиш ел элек "Сәләт"тә әйдаман булып эшләгән иде. Ул мине "Сәләт"кә барып, аның нәрсә икәнен күреп кайтырга өндәде. Һәм менә, мин монда! Биш кеше бер палаткада яшисең, һәр кич үз-ара сөйләшәсең - мондый атмосфера хәтта АКШ кампусларында да юк. "Сәләт" кешеләрне берләшетрә, - ди кыз.

Аның белән бер төркемнән булган Прага егет Булат Гыйльмуллин «Сәләт»кә әтисе Алик Гыйльми эзеннән килгән. Әйдаманнары аны яратып, "Сәләт"тә туган бала, ди.
- Мин Биләрдә икенче тапкыр ял итәм. Прагада татарлар алай ук күп түгел, ә монда нәкъ менә татар мөхитенә чумасың, үзең кебек татар яшьләре белән аралашасың, - диде Булат.



Алдан әйтеп киткәнебезчә, "Сәләт"нең быелгы тематикасы экологиягә багышланган. Сәлкешләрне күңел пакълеге белән бергә, табигать чисталыгын сакларга да өндиләр. Форумны оештыруда Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы актив катнашты, экологлар балаларга төрле мастер-класслар оештырды. Биләр җирлегендә дә хәзер чүпләрне сортларга бүлеп җыялар. Соңыннан аларны эшкәртүгә җибәрәчәкләр. Чарада Казан энергетика университеты тарафыннан төзелгән мобиль эко йорт белән дә танышып булды. Биредә кояш һәм җил энергиясе белән телефонның зарядкасын тутырып була.

Биләр җирендә "Сәләт" ветераннарының эшлекле форумы да үтте. Биргә 1994 елдан бирле "Сәләт" белән бәйле булган һәр кеше килә алды. "Сәләт" ветераннары арасында галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, зур оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр дә бар.



- "Сәләт" мәктәбен тәмамлаган эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәл оештырдык. Анда "Сәләт" эшмәкәрләре асоциациясен булдырдык. Шул рәвешле без бер-беребезгә һәм "Сәләт" проектларына ярдәм итәчәкбез. Июль аенда «Сәләт" - эшмәкәр" лагерында балаларга дәресләр оештырачакбыз, - диде форумның директоры Лениза Ризванова.



- "Сәләт" форумында Россия Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев та кунак булды.
Республика җитәкчеләре ярдәме белән "Сәләт" һәрвакыт үсештә. Форум Россия төбәкләреннән генә түгел, ә чит илләрдән дә сәләтле яшьләр килүе белән әһәмиятле. "Сәләт" кебек мондый проект Россиядә бүтән юк. Ул хәзер чын мәгънәсендә инновацион мәйданчыкка әверелде. Элек "Селигер" шундый форматта уза иде, хәзер Кырымда "Таврида" үткәрелә. Формат ягыннан, катнашучылар ягыннан да алар ошаш, ләкин "Сәләт" - республика җимеше. Ул яшьләрне тормышка ориентлаштыра. Аның мәктәбен үткән егет-кызлар беркачан да югалып калмыячаклар, - диде Марат Бариев.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading