Узган атна ахырында Татарстанга Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров килде. Иң беренче чиратта сүз язгы чәчү, чәчүлек мәйданнарын саклап калу турында сөйләшсәләр, икенче тема теплица хуҗалыклары турында булды. Бүгенге көндә халыкны үзебездә үстергән җиләк - җимеш, яшелчә белән тәэмин итү иң зур проблемаларның берсе.
- Якынча 10 миллиард, бүгенге курс белән 615 миллиард сум акча безнең көндәшләргә, башка дәүләтләргә китә. 2020 елга кадәр теплица хуҗалыкларын ныграк җәелдерү өчен 64 млрд сум акча тоту планлаштырыла. Проект әле кабул ителеп җитмәгән, ә Татарстан җитәкчелеге аны инде тормышка ашырырга әзер. Рөстәм Миңнеханов командасының амбицияләре зур, ул Марат Әхмәтовка мең гектар мәйданга теплица төзү буенча программа эшләргә кушты,- диде, Мәскәүдән килгән министр.
Россия буенча барлык теплицаларның мәйданы 2 мең гектар икәнлеген искә төшерсәк, планнарның чыннан да ни чаклы амбициоз икәнлеге аңлашыла.
- Без үзебездә яшелчә җитештерә алмаслык мени?- дип, Рөстәм Миннеханов барлык шик-шөбһәләрне таратты.
Николай Федоровка Татарстандагы теплица хуҗалыгының иң матур үрнәге булган "Майский" хуҗалыгын күрсәттеләр. Узган ел биредә 15,4 мең тонна озын һәм 9,3 мең тонна уртача кыяр, 4,8 мең тонна помидор, 32,6 төрле төстәге татлы борыч, 16,5 тонна баклажан, 797 тонна яшел культуралар һәм 6 тонна бакча җиләге җитештерелгән. Табыш 476,9 млн сум тәшкил иткән, сату рентабельлеге - 28 процент.
- Без бер квадрат метр мәйданнан 17 килограм кыяр үстерүдән башладык. Аннары 30, 60 килограммга кадәр уңыш алуга ирештек. Хәзерге вакытта кыяр уңышы 155 килограмм тәшкил итә. Ә помидорныкына килгәндә исә, бер квадрат метр мәйданнан якынча 81 килограмм уңыш җыеп алабыз. Уңыш күләмен тагын да арттырып була, билгеле. Тик әлегә бу отышлы түгел, - диде "Майский" комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев.
Иң мөһиме "Майский" хуҗалыгында яшелчәләр бернинди химикатларсыз эшкәртелә. Корткычлар белән махсус җибәрелгән бөҗәкләр көрәшә.
- Дөнья күләмендә бер генә илдә дә болгар борычын лампа астында үстермиләр, без быел тәвәкәлләдек, хәзер авыз итеп карыйбыз, - дип директор кунакларны кып-кызыл борыч белән сыйлады.
- Рөстәм Нургалиевич ышандырып әйтәм, безнең яшелчәләр дә бер молекула агуда юк, - дип кыстады ул Президентны.
Күзне кызыктырып, аппетитны уятырлык кып-кызыл помидорларны, өлгереп җиткән бакча җиләкләрен, карап сокланып йөргәннән соң Рөстәм Миңнеханов Николай Федоровка Татарстан яшелчәсе белән мәскәүлеләрне дә туендырырга вәгъдә бирде.
Фото tatarstan.ru сайтыннан алынды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар