Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләргә: «Юлларны үзегезгә салган кебек салыгыз!»
Татарстан хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Илдар Халиков катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә республикадагы юллар торышы турында сөйләштеләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Илдар Халиков катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә республикадагы юллар торышы турында сөйләштеләр.
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйтүенчә, юл салу буенча план 51 процентка үтәлгән, быел торак пунктларга 40 чакрым юл салачаклар һәм 370 чакрым төбәк юлларын төзекләндерәчәкләр, Зәй районында юл үткәргече дә салына. Кама аркылы күпернең икенче чиратын төзү дә быел төгәлләнәчәк, аны 30 августка файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Ә менә федераль трассаның 941 нче юлы төзелешендә тоткарлыклар сизелә. Бу - планлаштырылган графикка сыешмаган бердәнбер объект.
- "Волгомост" подряд оешмасы эшкә керешмәде. Аның белән килешүне өзү процедурасын башладык. Быелга планлаштырылган эшне "Каздорстрой" башкарачак», - диде Ленар Сафин.
Казанга килгәндә, шәһәр бәйрәменә күп юллар рәткә китерелсә дә, төп капиталь төзекләндерү сентябрь азагына гына төгәлләнергә тиеш. Бу эшкә Татарстан Президенты тарафыннан өстәмә рәвештә бүлеп бирелгән 1,38 миллиард сум акча да тотылачак.
Рөстәм Миңнеханов исә транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына, район башлыкларына да юллар торышына да аеруча да игътибарлы булырга кирәклегенә басым ясады.
- Без юлларны салу, төзекләндерүгә зур акчалар бүләбез. Юллар тиешенчә эшләнмәсә, кызганыч. Сез республика өчен эшлисез, юлларны да үзегезгә салган кебек салыгыз. Стандарт катгый булырга итеш. Казанда гына түгел, барлык шәһәрләрдә, бөтен җирдә дә. Федераль юлмы, төбәк, муниципаль юлмы - кеше аерып тормый. Юл йә бар, йә ул бөтенләй юк , - диде Рөстәм Миңнеханов.
Юлларда ярыклар барлыкка килүгә үк, ремонт эшләре өчен акча табарга кирәклеге әйтелде. Ни дисәң дә, ярыкны ямау җиңелрәк. Юлларны вакытында, зур чокырлар барлыкка килгәнче, төзекләндерсәң яхшырак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Милорад Додик Миңнехановка: Сезнең төбәк – иң алга киткән төбәкләрнең берсе
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов: Без Татарстан компанияләренең Кыргызстандагы эшен киңәйтү белән кызыксынабыз
-
#Кыскача яңалыклар
Радик Шәрәфиев: Мин Фирдүс Тямаев төркеменнән киттем. Бик сүкмәгез инде мине...
-
#Кыскача яңалыклар
XXIX «Алтын каләм» фестивале җиңүчеләре билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Төркиянең сәүдә министры урынбасары белән уртак проектлар турында сөйләште
Комментарийлар