16+

Сак булыгыз: пенсия фонды хезмәткәрләре алай йөрми

Соңгы вакытта, без Пенсия фонды хезмәткәрләре дигән булып, фатир саен ишек шакып, өй эченә кергән очракта пенсия җыемнарын дүләтнеке булмаган теге яки бу фондка күчерергә үгетәп йөрүчеләр булган.

Сак булыгыз: пенсия фонды хезмәткәрләре алай йөрми

Соңгы вакытта, без Пенсия фонды хезмәткәрләре дигән булып, фатир саен ишек шакып, өй эченә кергән очракта пенсия җыемнарын дүләтнеке булмаган теге яки бу фондка күчерергә үгетәп йөрүчеләр булган.

- Россиянең Дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре өй саен шакып СНИЛС номеры сорап йөрми! Алар пенсия тупланмасы булдыруның теге яки бу төрен сайларга да үгетләми,- ди Татарстанда Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Тагын шунысын исегезгә төшерәбез: Татарстан районнарында, шәһәрләрендә гражданнарны кабул итүләр Россия Пенсия фонды идарәләренең клиент хезмәтләренда, ә үзәктән читтә булган очракта махсус "мобиль клиент хезмәте" машиналарында уза. Әйтик, Бөек Ватан сугышы ветераннарының, йөрерлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең, шулай ук 80 яшькә җитүчеләрнең гозерен искә алып, күчмә кабул итүләр узарга мөмкин. Мондый очракта кабул итү вакыты һәм көне алдан ук билгеләнә. "Мобиль клиент хезмәте"ннән килүчеләр урынга баргач, үзләренең шәхесен раслаучы таныклыкларын күрсәтергә тиешләр.

Россия Пенсия фондының "кайнар элемтә" тел: 8 800 775 54 45
Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәләренең "кайнар элемтә" телефоны : (843) 279-27-27. Гозер, сорауларыгызга җавапларны www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru сайтларыннан һәм социаль челтәрләрдән (www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN) дә таба алырсыз.



Фото: kazved.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading