Балык Бистәсе районыннан Казанга килешебез. Ул көнне 30 градус салкын иде. Күки авылыннан ерак булмаган М-7 автотрассасында күзәтчелектә торучы юл-патруль хезмәте экипажы егетләрен кызганып, хәлләрен белешергә туктадык. Экипаж командиры полиция капитаны Руслан Петров, өлкән лейтенант Инсаф Ханов сер бирмиләр үзләре.
- Без салкын, буран, яңгыр дигән сәбәпләрне белмибез. Иң мөһиме - юлларда иминлек булсын, кешеләр үлмәсен, - диделәр. - Татарстан аша күрше-тирә республикалар һәм өлкәләр машиналары да күп уза, җиңел автомобильләрне йөртүчеләргә ашыгу хас. Аңлыйбыз, тизрәк кайтып җитәселәре килә, ләкин юлда ашыгырга ярамый, авариягә эләгүчеләре дә шактый.
Республиканың ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәтеннән алынган саннар сискәндереп җибәрә. Быелның 1 гыйнварендә генә дә ун юл-транспорт һәлакәтендә 16 кеше имгәнгән, транспорт чарасын йөртүче 77 исерек тотылган. 2-5 гыйнвардә юл-транспорт һәлакәтләрендә 98 кеше тән җәрәхәтләре алган, ике кешенең гомере өзелгән. Республикада 1-5 гыйнвар эчендә спиртлы эчемлек кулланган килеш транспорт чарасын идарә иткән 275 кеше ачыкланган.
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәр иткәнчә, Яңа елның 1-7 гыйнварендә башкалада 999 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 20 кеше төрле авырлыкта имгәнүләргә дучар булган. Шушы вакыт аралыгында руль артына спиртлы эчемлек кулланып утырган 112 кеше ачыкланган. Машина йөртүчеләр дүрт җәяүлене бәрдергән, үлүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар