Казанда 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне уңаеннан оештырылган Инвалидлар декадасына 100дән артык мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары программасы әзерләнгән.
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр ителгәнчә, болар: тантаналы һәм хәйрия концертлары, төрле акцияләр, осталык дәресләре, китап һәм рәсем күргәзмәләре, иҗади очрашулар, спектакльләр һәм фестивальләр. Әлеге чараларга 6,5 мең кеше җәлеп ителәчәк.
Юдинода 1 декабрьдә Тимерюлчылар мәдәният сараенда “НУР – тоемлый белүче кешеләр” (“ЛУЧ – люди умеющие чувствовать”) фестиваленең гала-концерты була. “ЛУЧ” студиясендә сәламәтлекләре чикле кешеләр шөгыльләнә. Быелгы фестивальгә илнең 44 төбәгеннән 800 гариза кергән. Казан Ратушасында 5 декабрьдә “Э-моция” театр инклюзив студиясе катнашында II нче Республика инклюзив балы үткәрелә. Театр студиясенә “Юность” мәдәният йортында шөгыльләнүчеләр йөри.
Мәскәү районында 5 декабрьдә “Московский” мәдәният үзәгендә Инвалидлар декадасына багышланган концерт куела. 6 декабрьдә Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр өчен “Чулпан” мәдәният үзәгендә, ә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр өчен Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу үзәгендә мәдәни чаралар була.
Программадагы чаралар сериясен “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар” сәламәтлекләре чикле кешеләрнең XVI нчы Республика иҗади сәнгать фестиваленең гала-концерты йомгаклый. Ул 13 декабрьдә Совет районындагы Сәед-Галиев исемендәге мәдәният сараенда уза. Фестиваль ел саен анда катнашучыларның матди һәм рухи хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатларының, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләренең хәйрия ярдәмендә үткәрелә. Нәтиҗәдә, артистлар гына түгел, ә залдагы тамашачылар да бүләкләнә.
Халыкара инвалидлар көненә багышлап, Казанда 12 физкультура-спорт чарасы да тәкъдим ителә. Шулардан иң зурысы – “Көчле рухлылар” (“Сильные духом”) спорт бәйрәме, ул “Триумф” спорт-сәламәтләндерү комплексында була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар