2-12 июль көннәрендә Теннис академиясе кайнап торды. Спортчылар түгел, нанотехнологияләр белән «җенләнгәннәр» шаулатты аны. Алар Универсиада авылына йокларга гына кайтып йөрде.
Ун көн дәвамында төрле иҗат остаханәләре эшләде, катнашучылар анда белемнәрен гамәли яктан тормышка ашырды. 20 лекция, 30 мастер-класс узды, 8 компаниянең бизнес-кейслары чишелде, өч оешма белән озак вакытлы хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелде.
Яшь галимнәр «Наноград» мэры М. Эпштейн кулыннан «Наноград» җәйге мәктәбендә катнашулары турында сертификатлар; проектларын тормышка ашыру өчен акчалата бүләкләр алдылар.
Яшь галимнәр башка укучылардан нык аерыла. Күзләре бизнес, фән дип янып тора аларның. «Наноград»лыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, хәзер Универсиада авылын интернет-картада да табып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар