16+

Сердәшебез – ул гына

Җәй көне редакциядә гадәти булмаган тынлык хөкем сөрде. Хәер, бу аңлашыла да, укучыларыбыз бакчада, ялда, кунакта булгандыр. Хәзер менә телефоннарыбыз янә тынмый, редакция бусагасына тузан кунмый, шөкер.

Сердәшебез – ул гына

Җәй көне редакциядә гадәти булмаган тынлык хөкем сөрде. Хәер, бу аңлашыла да, укучыларыбыз бакчада, ялда, кунакта булгандыр. Хәзер менә телефоннарыбыз янә тынмый, редакция бусагасына тузан кунмый, шөкер.

80 яшеннән узган Сәлимә апа Шәрәфиева Ютазы районының Кәрәкәшле авылыннан. Хәзер Казанда үзе генә яши. Әти-әнисенең унбишенче баласы ул, Казан дәүләт университетын тәмамлаган, үзе сөйләвенчә, Ленинградта аспирантурада укыган. Хәзер дә фәнни эш белән шөгыльләнәм, ди.


Сәлимә апа

Мине гел кунакка чакыра Сәлимә апа. Югыйсә ике тапкыр бардым инде аның янына. Икесендә дә сәгатьләр буе аның яшьлек еллары турында сөйләштек. Ул авыл музеенда эшләгән елларын искә алып утырды. Кич кунарга да алып калмакчы иде, балалар көтә дигәч кенә җибәрде. Сәлимә апа төн дими, көн дими: гел шалтырата. Берсендә төнге 12дә шалтыраткач, трубканы алмаган идем, иртә белән җиде тулганчы тагын телефон чылтырый. Куркып калдым. «Ни булды, Сәлимә апа?» - дим. «Юк, берни булмады, кунакка кайчан киләсең дип шалтыратуым», - ди бу. Вакытым юклыгын аңлатырга тырышам. Тик аның үз туксаны туксан. «Ялгыз кеше кай­чакта телефон кенәгәсен ала да әнә шулай номер җыя башлый. Син кәефем төшкән чагыма туры килгәнсең, димәк. Минем сөйләшәсем килде, ялгызлык бик авыр бит», - ди. «Соң, Сәлимә апа, андый чакта балаларыңа, оныкларыңа шалтыратсаң да буладыр», - дим. «Юк, аларны ничек борчыйм, алар бит эшли, арый, сиңа шалтыратам, син һәрчак тыңлыйсың», - ди.

Көн дә диярлек хәлемне белеп торучы тагын бер әби - Иселбану Нәбиуллина. Хәзер аңа 92 яшь. Укучыбыз тумышы белән Чүпрәле районының Иске Чәке авылыннан. Бүген Казанда яши.


Иселбану апа.

«Шәһри Казан»ның бер санын да калдырмый укып бара. Газетабызда бүләккә сарык, бозау, тавыклар бирелә дип бәйге башлангач та, тавык сорап шалтырата башлаган иде. Әллә әбинең хәле мөшкелме, начар шартларда яшиме икән, дип, янына да бардык. Әмма Иселбану апа бернидән дә зарланмады, киресенчә, пенсия­сенә шөкер итеп яшәвен сөйләде, без килгән көнне аңа элеккеге эш урыны - «Радиоприбор» ачык акционерлык җәмгыятеннән матди ярдәм, күчтәнәчләр дә китергәннәр иде. Тавык кирәкмәсә дә, бәхетемне сыныйм әле дип, гел бәйгене күзәтеп барды укучыбыз. Нәтиҗәләр игълан ителгәч, шаярту катыш үпкә белән: «Тавыкны байларга биргәнсездер инде», - дип тә шалтыратты. Баксаң, Иселбану апа бәйгедә үзе катнашмаган да икән. Шулай да бүләк өмет иткән булган, күрәсең. Кыскасы, әби белән аңлаштык, килештек. Үз хәле хәл аның. Бар дөньясына үпкәләгән булып чыкты. Социаль яклау хезмәтеннән дип берәү кергән дә, ниндидер кәгазьләргә кул куйдырган, җитмәсә, буыннарны әйбәт дәвалый, дип, Иселбану апага 10 мең сумга бер билбау калдырып киткән. Алданган укучыбыз: «Нинди документларга кул куйдым икән? Фатирсыз калмасам ярый», - дип борчыла хәзер.

Картлык шатлык түгел. Ялгыз калуың бигрәк ямансу. «Авыр чакларда киңәшер, ярдәм сорар сердәшебез - «Шәһри Казан» бар», - дип сөенә өлкән яшьтәге укучыларыбыз. Без исә барлык тәкъдимнәрне, борчуларны, шатлыкларны бүлешергә һәрчак әзер. Бергә булыйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading