Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә "Бәллүр каләм - 2017" бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында "Шәһри Казан" газетасы да бар. Без республиканың иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы буларак танылдык.
Бәйгенең гран-приена журналистика өлкәсендә күп еллар хезмәт иткән, "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев лаек булды.
Җиңүчеләр исемлеге:
"Иң яхшы республика, шәһәр, район массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясендә:
"Шәһри Казан" газетасы (Казан)
"Наш Зеленый Дол" газетасы (Яшел Үзән районы)
"Темасы - җирле, осталыгы - башкалача" номинациясендә:
Энҗе Әгъләмова, "Зәй офыклары" газетасы (Зәй районы)
Владимир Дынник, "Казанские ведомости" газетасы (Казан)
"Туган тел" номинациясендә:
Венера Мәҗитова, "Кызыл таң" газетасы (Башкортстан Республикасы)
"Объектив аша караш" номинациясендә:
Хәсәнов Таһир, "Татарстан" ГТРК
"Яхшы медиапроект" номинациясендә:
"Минтимер Шәймиев" китабы. Авторлар: Игорь Цыбульский һәм Нурсөя Шәйдуллина
"Журналистикада исем" номинациясендә:
Фәридә Якушева, "Республика Татарстан" газетасы (Казан)
Люция Нотфуллина, "Яңа Гасыр" телеканалы (Казан)
Эльмира Закирова, "Сөембикә" журналы (Казан)
"Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек" номинациясендә:
Андрей Родыгин, Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы министрлыгы
"Россия Федерациясендә Кино елы" махсус проекты номинациясендә:
Ландыш Бабаниязова, "Мамадыш" ТВсы (Мамадыш районы)
"Хезмәт" газетасы (Балтач районы)
"Республикада су саклау зоналары елы"» махсус проекты номинациясендә:
Гөлгенә Гыйльманова, "Ватаным Татарстан" газетасы (Казан)
Олеся Бондаревская "Татарстан" журналы
"Тукайның тууына - 130 ел" махсус проект номинациясендә:
"Татарстан" ГТРК радиосы (Казан)
"Болгар" радиосы" (Казан)
"Муса Җәлилнең тууына - 110 ел" махсус проект номинациясендә:
"Мәдәни җомга" газетасы (Казан)
"Идел" журналы (Казан)
Жюри быел барлыгы 2 меңнән артык эш кабул иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар