Сиңа ярдәм итәргә әзерләр!
17 май Халыкара балалар ышаныч телефоны көне итеп билгеләп үтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

17 май Халыкара балалар ышаныч телефоны көне итеп билгеләп үтелә.
«Ышаныч телефоны ул - балага психологик ярдәм күрсәтү чарасы гына түгел, ә бала хокукын бозучыларны фаш итү системасының элементы да.
Кызганыч, әлегә Казанда 8-800-2000-122 телефоны турында кешеләрнең 68 проценты гына белә», - диде «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Юлия Пухова.
«Нинди генә кыен хәлгә калсалар да, балалар безгә шалтыратырга курыкмасыннар иде: психолог-консультант белән сөйләшүләр монда аноним рәвештә алып барыла. Балаларын ялгыш адымнардан сакларга теләсәләр, ата-аналар ышаныч телефоны турында аңлатсалар иде», - дип ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыкты балаларга һәм яшүсмерләргә социаль хезмәт күрсәтүче «Доверие» комплекслы үзәгенең бүлек җитәкчесе Наталья Сабирова.
Бу көн уңаеннан республикабызда күп кенә чаралар үткәреләчәк. Шуларның иң зуры - «Ышаныч телефоны минуты» акциясе. Акция кысаларында, республикабызның барлык мәктәпләрендә дә укытучылар укучыларга ышаныч телефонының нәрсә икәнен, нигә кирәклеген аңлата, бердәм ышаныч телефоны номеры язылган визиткалар тарата. Шулай ук планда «Мин һәм ышаныч телефоны», «Сиңа ярдәм итәргә әзерләр!» һ.б. акцияләр, флэш-моб, листовка һәм визиткалар тарату да каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар