Быел Россиянең Гражданнар оборонасына 80 ел тула. Бу турыда «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе рәисе урынбасары Андрей Орлов хәбәр итте.
Скопировать ссылку
Быел Россиянең Гражданнар оборонасына 80 ел тула. Бу турыда «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе рәисе урынбасары Андрей Орлов хәбәр итте.
Гражданнар оборонасы 1932 елның октябрь аенда халыкны һәм халык хуҗалыгын авиация һөҗүменнән саклау өчен оешкан була. 1961 елдан ул СССРның Гражданнар оборонасы булып үзгәртелә. 1987 елның июленнән Гражданнар оборонасы баштанаяк үзгәреш кичерә. Моннан соң ул беренче чиратта гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларыннан килгән зыянны бетерүдә файдаланылырга, шул ук вакытта сугыш-фәлән килеп чыгуга да әзер торырга тиеш була.
Хәзерге вакытта Гражданнар оборонасының потенциалы тыныч тормыштагы гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләгәндә кулланыла. Мәсәлән, су басу чорында оештыру, эвакуацияләнгән халыкның исәбен алу һәм аларны вакытлыча тору урынына җибәргәндә 708 эвакуация төбәге эшләгән. Эвакуацияләнгән кешеләрне урнаштыру өчен куркынычсыз 39 шәһәр яны пункты бар. «Алар бүген тыныч тормышта кулланыла», - ди Андрей Орлов.
Аның әйтүенчә, 2012 елда Татарстандагы саклану объектларын төзү һәм төзәтү өчен 9 млн 165 мең сум акча каралган. Бу акча беренче яртыеллыкка гына җитә. Тагын 7,4 млн сум акча халыкны һәм штаттан тыш авариядән коткару җайланмаларын тәэмин итү өчен тотылачак.
...Тыныч тормышта гадәттән тыш хәлләр безнең белән булмас кебек тоела. Әмма бәла-казадан Алла үзе сакласын!
Комментарийлар