16+

Сәяхәт итү кайчан отышлы? Ярты Казан диярлек Калининградка 1 сумга очты

Ял арзанлы була аламы? Була, әгәр дә очкычка билетны алдан алып куйсаң һәм аудиогидны сөйләтсәң. Бюджетлы сәяхәтләр каналы авторы, бөтен дөнья буйлап таралган сәфәрче казанлылар чатын оештыручы Марина Рождественская безгә арзанлы ял серләре турында сөйләде. 

Сәяхәт итү кайчан отышлы? Ярты Казан диярлек Калининградка 1 сумга очты

Ял арзанлы була аламы? Була, әгәр дә очкычка билетны алдан алып куйсаң һәм аудиогидны сөйләтсәң. Бюджетлы сәяхәтләр каналы авторы, бөтен дөнья буйлап таралган сәфәрче казанлылар чатын оештыручы Марина Рождественская безгә арзанлы ял серләре турында сөйләде. 

Каядыр бару өчен иң элек билет алу хәстәрен күрергә кирәк.

Мондый канал булдыру идеясе аңарда икенче тапкыр декрет ялында утырганда барлыкка килгән. 
–    Кешеләргә ниндидер файда китерә торган шөгыль табасым килде. Сәяхәтләргә күп йөргәч, танышлар кая һәм ничек барырга, арзанлы билетларны кайдан алырга ише сораулар белән еш мөрәҗәгать итә иделәр. Шуннан үзләре үк махсус чат ачарга киңәш иттеләр. Әйтик, билгеле бер илгә яки шәһәргә барырга җыенучылар, йә булмаса анда инде ял итүчеләр үзара аерым чатта аралаша, киңәшләшәләр. Экскурсияләр турында сорашалар, үзләренә юлдаш, гид яки торак эзлиләр. Шулай бер-берсенә ярдәм итәләр, хисләре белән бүлешәләр. Андый чатлар хәзер шактый җыелды, – ди ул.   

Ялга бару өчен иң элек билет алу хәстәрен күрергә кирәк бит. Маринадан аны кайчан алу отышлы булуын сорадым.
–    Бюджетлы тур яки авиабилет эзләүнең универсаль рецепты юк. Барысы да сезоннан тора. Туристлар сезоны булганда билетлар кыйммәт. Шулай да, авиакомпанияләр кайвакыт ташлама ясыйлар. Әгәр дә сез атнага биш көн эшлисез һәм ялыгыз билгеле бер график буенча гына бирелә икән, билетларны иртәрәк алып куегыз яки ташламалы акцияләрне күзтеп барыгыз. Алдан алып куюдан куркырга кирәкми, аларны акчага кире кайтару яки башка вакытка күчерү мөмкинлеген бирә торган опцияләр бар. Ә инде фрилансер булсагыз, чит ил паспортын гына әзерләп куегыз да Aviasales.ru (ависелс.ру) ны караштыргалап торыгыз. Анда ара-тирә бик отышлы бәяләр тәкъдим ителә. Ышанасызмы-юкмы, Мальдивка 7 мең сумга барырга була иде. Мәкәү беләп Санкт-Петербургка 500 сумга да барып кайтучылар булды. Ярты Казан диярлек Калининградка 1 сумга очты. Анысы субсидия программасы буенча иде, – дип кызыктырды Марина. 
Тур сатып алучыларның туристлык иминияте шунда кергән була. Авиабилетны мөстәкыйль сатып алучыларга да алырга киңәш итә аны әңгәмәдәшем. 

–    Сравни.ру сайтына кереп, анда күпме кеше кая һәм ничә көнгә баруын кертеп, онлайн рәвештә генә алырга була, тиз дә, арзан да чыга, – ди ул. – Аннары гаилә белән барсагыз, билетны бөтен кешегә дә багаж белән алырга ашыкмагыз, чөнки аның өчен өстәмә түләргә кирәк. Ике чемодан белән калган әйберләрне кулга да тотарга була. 

Билет алгач та, кунакханә эзли башлагыз. Анысын Суточно.ру, Яндекс Путешествия һәм Травелата.ру сайтларыннан эзләргә тырышыгыз. Бәяләрне берьюлы берничә агрегаттан карап чагыштырырга да иренмәгез. 

– Ялга бару көннәре килеп җиткәндә генә эзләсәгез, йә бик кыйммәтлеләре, яки кирсенечә арзанлы һәм уңайлылыклары булмаган вариантлар гына кала, – дип кисәтә Марина. 

Аның әйтүенчә, зур гаиләгә “барысы да кергән” кунакханәгә урынына аппартамент арендалау отышлырак. Анда ризыкны үзегез дә әзерли аласыз. Таксига акча күп китмәсен өчен, фатир яки аппартаментны шәһәр үзәгендә арендалагыз. 

Экскурсияләрдән дә акчаны янга калдырып була икән. Горбилет һәм sputnik8.com (спутник.ком) да үзеңә кирәкле локацияне табасың да, наушнигыңны киеп, аудиогидтан “сөйләттерәсең”. Шул ук сайтлардан арзанлы экскурсияләр дә табарга була. 

Иң әйбәт ял – алдан яхшылап уйланылганы. Ялга җыенучыларга Маринаның киңәшләре ярдәм итми калмас дип өметләнәбез.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading