16+

Сыйфатсыз бензин кайда сатыла? (ИСЕМЛЕК)

Быел республикада тикшерүгә алынган ягулыкның өч проценты гына тиешле таләпләргә туры килә икән. Намуссыз «заправка»ларны хәзер һәрдаим күзәтеп торалар.

Сыйфатсыз бензин кайда сатыла? (ИСЕМЛЕК)

Быел республикада тикшерүгә алынган ягулыкның өч проценты гына тиешле таләпләргә туры килә икән. Намуссыз «заправка»ларны хәзер һәрдаим күзәтеп торалар.

2016 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның Ягулык-энергетика ресурсларының сыйфаты һәм аларны рациональ куллануны тәэмин итү буенча идарә тарафыннан 789 бензин һәм ягулык пробасы алынган. Аларның 24е ГОСТ таләп­ләренә туры килми дип табылган. «Зәй Сервис» (Әлмәт шәһәре, «Сапсан» автосалоны), «Юмарт Ойл» (Актаныш), шәхси эшмәкәр А. Миронов (Баулы районы) ягулык үзәкләре тиешле таләпләрне берничә тапкыр бозып, кисәтү алган.

Республика территория­сендә барлыгы 1019 автозаправка эшли, аларның 42 проценты - эре нефть компанияләренеке. Узган ел Татарстанда 1 млн 114 мең тонна дизель ягулыгы, 115 мең 700 тонна сыекландырылган газ һәм 1 млн 20 мең тонна бензин сатылган. Халык күбрәк «АИ-92» маркалы бензинны куллана. Ул узган ел рес­публика территория­сендә сатылган гомуми бензинның 83,4 процентын тәшкил иткән. Икенче урында - дизель ягулыгы (35,2 процент), өченче - «АИ-95» (14,8 процент).

Татарстанда дизель ягулыгын җитәрлек дәрәҗәдә җитештерәләр, артып калганы башка төбәкләргә сатыла. Бензинны исә Башкортстан, Түбән Новгород, Самара, Пермь кебек төбәкләрдән кайтарырга туры килә, - ди Роберт Гыйләҗиев. Җитәкче 2017 елга бу мәсьәләне «ТАНЕКО» заводы хәл итәргә тиеш дип белдерде.

ГОСТ таләпләренә туры килмәгән ягулык сатыла торган автомобиль ягулык станцияләре:
1) Мукашина Э.В. ШП, Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе, Юбилейная урамы, 2 класслы TANECO дизель ягулыгы кышкы , Евро (ДТ-З-К5)

2) «Мустанг Ойл» ҖЧҖ. Казан шәһәре, 7 Союз урамы (Васильченко, 6а), 2 класслы «Евро» дизель ягулыгы кышкы.

3) НП НЧ КБК ЯАҖ (ведомствоныкы) Чаллы, БСИ, 2 класслы «Евро» дизель ягулыгы кышкы 2 кл.

4) «ГСНГ» ҖЧҖ. Әтнә районы, Морки - Уньжинский - Бәрәңге автомобиль юлының 28-й км + 684 м (сулдан) (Чишмәле Сап авылы), 2 класслы кышкы «Евро» дизель ягулыгы.

5) «КФХ» Агропродукт ҖЧҖ. Баулы районы, Мәскәү - Чиләбе автомобиль юлының 1275нче км (М5 «Урал» автомобиль юлының 1280нче км), 2 класслы кышкы «Евро» дизель ягулыгы.

6) Миронова А.А. ШП Баулы районы, М5 «Урал» Мәскәү - Чиләбе автомобиль юлының 1280нче км «М-5 Транзит» АЗСы, «Евро» 2 класслы кышкы дизель ягулыгы.

7) «АвтоГазСервис» ҖЧҖ. Әлмәт, Монтаж урамы, 2а йорт, МАЗС, җәйге С сортлы ANECO дизель ягулыгы , 5 кл Евро (ДТ-Л- К5)

8) «Татнефтепродукт» Холдинг компаниясе ААҖ - Кама аръягы, Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр бистәсе, сәнәгать зонасы, 256нчы АЗС , С сортлы «Евро» дизель ягулыгы (ДТ-Л-К5)

9) «Газпром Сжиженный Газ» ҖЧҖ. 420138, Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре, Вокзал урамы, 7а йорт, С сортлы «Евро» дизель ягулыгы (ДТ-Л-К5)
10) «Зәй сервис» ҖЧҖ. Әлмәт, «Сапсан» автосалоны янында, МАЗС, АИ-95-К5 этиленсыз маркалы бензины

11) «Зәй сервис» ҖЧҖ. Әлмәт, «Сапсан» автосалоны янында, МАЗС, АИ-92-К5 этиленсыз маркалы бензины

12) «Арскнефтепродукт» ААҖ. Арча, Себер тракты, 14 йорт (Казань - Пермь автомобиль юлы, Себер тракт), 211нче АЗС, Премиум «Евро-95» автомобиль бензины

13) «Восход» ҖЧҖ (элекке Шәхси эшмәкәр Камалеев Р.З). Балтач районы, Чыпья авылы, Совет урамы, 45 йорт, АИ-92-К5 этильләштерелмәгән бензин маркасы

14) «Восход» ҖЧҖ (элекке Шәхси эшмәкәр Камалеев Р.З. ), Балтач районы, Карадуван авылы, АИ-92-К5 этиленсыз маркалы бензины

15) Шәхси эшмәкәр Миронова А.А., Баулы районы, «Урал» М5 Мәскәү - Чиләбе автомобиль юлының 1280нче км, «М-5 Транзит» ягулык салу станциясе, АИ-92-К5 этиленсыз маркалы бензины.

16) «Каматрансойл» ҖЧҖ ЯСС (ягулык салу станциясе) № 20. Менделеевск, Трудовая ур., 4 йорт, «Евро-95 вид II» премиум автомобиль бензины.

17) Шәхси эшмәкәр Григорьев С.В., Яшел Үзән районы, Гари авылы, Гайдар урамы, 4 класслы «Регуляр-92» автомобиль бензины.

18) «Юмарт - Ойл» ҖЧҖ, Актаныш, Төзүчеләр урамы, 1 йорт, АИ-92-К5 этиленсыз маркалы бензины.

19) «Юмарт - Ойл» ҖЧҖ. Актаныш, Төзүчеләр урамы, 1 йорт, 4 класслы «Нормаль-80» автомобиль бензины.

20) «АвтоГазСервис» ҖЧҖ. Әлмәт, Монтажная ур., 2а йорт, АИ-95-К5 этиленсыз маркалы бензины.

21) «Транспорт-1» ҖЧҖ. Түбән Кама, Первопроходцев ур., 7 йорт, ПАТП-1 территориясе, АИ-92-К5 этиленсыз маркалы бензины.

22) Шәхси эшмәкәр Кириллов М.С. Казан, Тэцевская урамы, 7б йорт, 4 класслы «Регуляр-92 автомобиль бензины.

23) Шәхси эшмәкәр Кирилов М.С. («Вик Ойл» ҖЧҖ). Татарстан, Казан, Җиңү проспекты, 45г йорт, АИ-92-К5 этиленсыз маркалы бензины.
ГОСТны бозу очраклары берничә тапкыр ачыкланган урыннар:
1) «Зай Сервис» ҖЧҖ ( «Поток-Сервис» ҖЧҖ). Әлмәт, «Сапсан» автосалоны янында.
2) «Юмарт Ойл» ҖЧҖ, Актаныш, Төзүчеләр ур., 1а йорт.
3) Шәхси эшмәкәр Миронова А.А. Баулы районы, М5 автомобиль юлы, 1276 км
4) Шәхси эшмәкәр Миронова А.А. Баулы районы, М5 автомобиль юлы, 1280 км.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading