16+

Ташламалы ипотекадан кемнәр файдалана ала?

Бу сорау күпләр өчен һаман да актуаль булып кала бирә. Югыйсә, ипотека буенча ставкалар югары булганда моның турында ничек сүз кузгатырга мөмкин?

Ташламалы ипотекадан кемнәр файдалана ала?

Бу сорау күпләр өчен һаман да актуаль булып кала бирә. Югыйсә, ипотека буенча ставкалар югары булганда моның турында ничек сүз кузгатырга мөмкин?

Әйе, 1 июльдән коронавирус пандемиясе вакытында старт алган дәүләт ярдәме белән ташламалы ипотека программасы тәмамланды.
Июльдән ташламалы ипотека форматы үзгәрде. Элек ул массакүләм булса, хәзер адреслыга әйләнде. Бу ипотекадан кемнәр файдалана ала?

Гаиләләр. Әгәр аларда 7 яшькә кадәрге бала яки инвалид бала тәрбияләнсә, алар гаилә ипотека программасыннан файдалана ала. Шул ук вакытта ике балигъ бала тәрбияләгән гаиләләр илнең бөтен территориясендә чикләүләрсез ташламалы шартлардан файдалана ала: әгәр программа кысаларында кече шәһәрләрдә 50 мең кешегә кадәр күчемсез милек сатып алсалар, төзелеш күләме түбән булган төбәкләрдә яки индивидуаль үсеш программалары булган төбәкләрдә, шулай ук, махсус сакланган счетлар-эскроу кулланып, үз йортларын подряд шартнамәсе буенча сатып алсалар яки төзесәләр.

Гаилә ипотекасы. Яңа төзелә торган йортта фатир сатып алу, йорт төзү яки сатып алу өчен минималь башлангыч кертем 20 процент булганда ставка буенча елына 6 процентка кадәр бирелә. Бала тугач, аның буенча ставка югарырак булса, элек бирелгән кредитны рефинансларга мөмкин.

Айтишниклар. IT-ипотека аккредитацияләнгән IT-компания хезмәткәрләренә минималь беренчел кертем 20 процент булганда елына 6 процент ставка белән бирелә.

Шәһәр читендә яшәүчеләр. 30 меңнән артык кеше булмаган торак пунктка күчәргә теләгән теләсә кайсы россияле авыл ипотекасын еллык 3 процентка рәсмиләштерергә мөмкин. Ләкин бер таләп бар: сатып алганнан соң ярты елдан да соңга калмыйча шул адрес буенча теркәлергә кирәк.

Уңайлыклар, комфорт, инфраструктура 

Пандемия россиялеләрнең шәһәр читендә яшәргә теләк белдерүчеләр санын арттырды. Бәяләрне чагыштырганда, йорт хуҗасы, җир кишәрлеген дә исәпкә алсаң, күпкә файдалы мәйдан ала. Дөрес, йорт яны территориясен карарга, биналарның һәм коммуникацияләрнең торышын күзәтергә туры киләчәк. Шәһәрдә исә моның өчен идарәче компания бар.

Өйне сатып алу яки төзүгә каршы нинди дәлилләр бар соң? 54 процент кеше өчен беренче урында кишәрлек һәм әйләнә-тирә табигать матурлыгы, мәйдан саны түгел, ә социаль инфраструктура тора. Юлда озак булу, үсеш алмаган инфраструктура... Килешәсездер, баланы мәктәпкә алып бару, эшкә, кибеткә яки поликлиникага бару өчен күп вакыт сарыф итү күңелле түгел. Әмма тормыш бер урында гына тормый: күп кенә авыл территорияләре шәһәр тормышы атрибутларын үзләштерә.

Торак тибын сайлауда исәп-хисап ярдәм итә ала: нәрсә отышлырак, йорт яки фатир, дип исәпләсәң, җавап үзеннән-үзе, бюджетны исәпкә алып киләчәк. Күрсәтмәлелек өчен барысын да кәгазьдә язу яхшы булыр иде - ул вакытта ике вариантны да чагыштыру җиңелрәк.
Кагыйдә буларак, шәһәр читендәге шәхси йорт яңа фатирларга караганда кыйммәтрәк булмаячак. Йортның мәйданы да зуррак булачак. 

Акчадан кала нәрсә мөһим?
Әмма бюджеттан тыш, сайлауга тормыш өстенлекләре йогынты ясый. Дөрес сайлау ясар өчен түбәндәге сораулар ярдәм итәчәк:
-    Гаиләгә уңайлы яшәү өчен нинди мәйдан кирәк?
-    Шәһәргә кадәр юлга күпме вакыт тотарга һәм анда никадәр еш чыгарга кирәк?
-    Торакны карап тотуга һәм хезмәт күрсәтүгә нинди финанс һәм вакыт чыгымнары таләп ителә?
-    Коммуналь хезмәтләр эшчәнлеген исәптә тоту: чүп-чарны вакытында алып китәләрме, карны ничек чистарталар?

Лилия Яфизова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading