Карьерасын КДУның Математика һәм механика фәнни техник тикшеренү институтында башлый.
2000-2007 елларда "Казанский завод газовой аппаратуры - Веста"да гомуми мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары, баш инженер, генераль директор вазифасын башкара.
2003-2007 елларда - әлеге заводның генераль директоры.
2014 елдан алып Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары.
Сүз уңаеннан, Алексей Песошинга кадәр Премьер-министр вазыйфасын 7 ел дәвамында Илдар Халиков башкарган иде. Ул апрель башында үз теләге белән эшеннән китте.
Комментарийлар