Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгында җиде ел элек алтылап бүре яшәсә, бүгенге көндә төп хуҗа – аю хакимлек итә.
Лаеш районының Атабай авылы янында тыюлыкның Саралан участогы урнашкан. Аю менә шунда яши, узган атнада ул махсус куелган камералар “күзенә” чалынган иде – интернет киңлегендә таралган видеода умарталыктагы бер ояны җимереп, бал белән сыйлана. Җирлеккә шалтыратып белештек, Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия ханым Хәлилова бу хәлне кире какты, әмма юкка. Аю чынлап та бар. Урманчылар да, тыюлык хезмәткәрләре дә раслый.
Урманчы, дәүләт инспекторы Хәбил Хәмәдгалиев Атабай һәм Татар Сараланы авылы җирлеге җитәкчеләрен кисәткән булып чыкты.
– Аюны Кама Тамагы районы ягыннан соңгы боз өстеннән, ягъни иртә язда боз кузгалыр алдыннан безнең якка чыгып калган, диләр, — ди урманчы. — Улым да тыюлыкта эшли, мин дә көн саен урманда, эзләрен күрәбез. Әле ул эзләрнең фотосын җәй көне хатыным интернетка да куйды, авыл халкы ышанмады. Тыюлыкка җиләк җыярга кермәсеннәр өчен, махсус эшлиләр дип уйладылар. Юк, без кисәтергә – белеп торуларын гына теләдек. Аю яраланмаса, баласы булмаса, урманда кара-каршы килеп очрашсаң да куркыныч түгел. Үтә дә китә. Әгәр яраланса, баласы бар икән, аның золымыннан качып котылырмын димә, агач башына менсәң, ул синең арттан менә, суга сикерсәң, ул да сикерә. Аю тавышны яратмый, күргәч кычкырып куйсаң, үзе синнән куркып йөгерә. Кама Тамагы районында ерганаклар күп, җиде ел элек безнең якка бер бүре чыкты. Үзе генә кышлады. Икенче елны дустын ияртеп кайткан иде, берсе үлде. Өченче елны кинәт кенә алтау булдылар. Халыкның кирәген бирделәр ул чакта: ике бозауны буып ашадылар, бер сыерны ектылар. Авыл урамына төшеп күпме сарык ботарлаганнардыр, санын белмим дә. Аннары аларның икесен аттылар, берсе яраланды, калганнары да югалды. Шуннан соң “зур” кунакларның тыюлыкка килеп чыкканнары юк иде әле. Аюны да әйтер идем, “тупик” җиргә килеп керде, утрау кебек – сулык эчендә утырабыз, югыйсә.
Тыюлык хезмәткәре Евгений Прохоров аюның көнкүрмешен дә, урмандагы хәлләрне – килгән-киткән “кунаклар”ны, үрчем-кимүләрне, кыскасы, барысын да җентекләп күзәтә, махсус дәфтәренә теркәп куя.
– Аю бездә узган кыш башында килеп китте дә, июнь башында озаккарак күченде. Бу аның тыюлыкта өченче тапкыр күренүе. Йөри ул, Боровое Матюшино урманнарында да яшәп алды, күзгә чалынып тора, шул аю булырга тиеш. Республикада алар аз, саннары йөздән кимрәк. Безнең якларда да бишәү яшәми, шикләнмәгез – шул берәү. Аюлар кыш башлануга йокларга ятмый, карга эз төшереп, әле шактый йөриләр, күргән бер эзне язып барабыз. Өч яшьлек ул, эзләре бик зур. Ялгыз. Гаиләсе куып җибәргән. Черегән агачлардагы кортлар, үлән, кайрылар белән туклана, кабан дуңгызлары кебек, бөтен нәрсәне дә ашый, ит кенә булсын дими. Агач кәүсәсендә барлыкка килгән бушлык – куышларны яратып актара инде, тырнак эзләре ярылып кала, – ди белгеч.
Видеода сурәтләнгән умарталыктагы аю кыланмышын да раслады, шушы аю эше. Ә умарталык – “Атабай” агрофирмасы директоры Илшат Мусинныкы диләр, камераны да ул куйган. Сүз уңаеннан, Евгений Прохоров куйган камералар да урманда җитәрлек, шуның дүртесе аюны “эләктергән”.
– Беренче көнне үк ояларны төяп кайтып китәргә кирәк иде аңа. Үз малыңны саклый белмәгәнгә аю гаеплемени? Аюга үпкәләмәсен. Бакчаларны коймалап куябыз бит, ояларыңны урманга илткәнсең икән, аларны саклау чараларын да күрергә кирәк. Бал тәмен сизгәч, аю да өч төн рәттән кереп тар-мар иткән, – ди Евгений Прохоров.
Аю кешегә ташланмый, дип ышандыра ул. 99 процент гарантияли. Урмандагы иң куркыныч хайванны да җирән кыр тычканы (рыжая полевка), ди. Геморрагик бизгәк авыруын таратучы, кешелеккә йоктыручы. Әлеге авырудан үлүчеләрнең саны да аю-бүреләр корбаннарына караганда йөз мәртәбә артыграк, дип кисәтә.
Ә менә аю кышларга калырмы, анысын төгәл әйтә алмады. Икенче язга эзләреннән генә билгеле булачак.
Фото: freepik.com
Комментарийлар